Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Гаилә коруга җитди карарга кирәк

Шөкер, шәһәребездә шатлыклы вакыйгалар булып тора. Шушы көн-нәрдә Тантаналар сараенда 2020 елның 100 нче пары – Лилия һәм Айдар Касыймовлар гаиләсе теркәл-де. ЗАГС идарәсе башлыгы Равилә Зарипова яшь гаиләне ихлас котла-ды һәм истәлекле бүләк тапшырды

Ху­җа­лык җи­тәк­че­лә­ре­нең дү­шәм­бе ки­ңәш­мә­се дә га­и­лә мәсь­ә­лә­лә­ре­нә ба­гыш­лан­ды. “Без­нең шә­һәр­дә ха­лык­ның тот­рык­лы та­би­гый үсе­ше сак­ла­на, ул уз­ган ел нә­ти­җә­лә­ре бу­ен­ча 2354 ке­ше тәш­кил итә. Әй­тер­гә ки­рәк, рес­пуб­ли­ка­ның дүрт му­ни­ци­паль бе­рәм­ле­ген­дә ге­нә та­би­гый үсеш кү­зә­те­лә. Бу Ка­зан, Чал­лы, Тү­бән Ка­ма һәм Әл­мәт”, ди­де ЗАГС ида­рә­се баш­лы­гы Ра­ви­лә За­ри­по­ва. Уз­ган ел Чал­лы­да 6740 ба­ла ту­ган. Рес­пуб­ли­ка бу­ен­ча ур­та­ча 1000 ке­ше­гә туу ту­рын­да 11 акт тер­кә­лә. Чал­лы­да әле­ге күр­сәт­кеч 12,6, бу рес­пуб­ли­ка­да иң ях­шы­лар­ның бер­се бу­лып са­на­ла.

Уз­ган ел­да ту­ган ба­ла­лар­ның 51%ы (3398 ке­ше) ма­лай һәм 49%ы кыз (3342 ке­ше). Чал­лы­ның 97 га­и­лә­сен­дә иге­зәк­ләр ту­ган, сур­ро­гат ана бу­лу­ның 7 оч­ра­гы тер­кәл­гән. Шу­лай ук ида­рә та­ра­фын­нан ата бу­лу­ны бил­ге­ләү ту­рын­да 852 акт тер­кәл­гән, ул чак­та ир-ат ана ри­за­лы­гы бе­лән ба­ла­ның әти­се дип та­ны­ла, шу­лай ук ул­лык­ка (кыз­лык­ка) алу ту­рын­да 43 акт тер­кәл­гән. Иң по­пу­ляр исем­нәр: Со­фия (Софья), Әми­нә, Али­сә, Яс­ми­нә, Ари­на. Ма­лай­лар­га Әмир, Ти­мур, Да­нил (Да­ни­эль, Да­ни­ил), Ар­тем, Кә­рим исем­нә­ре би­рел­гән. Си­рәк оч­рый тор­ган исем­нәр ара­сын­да Нух, Ба­га­тыр, Гас­пар, Джу­ра, Зла­тан, Ян­дар, Асо­ра, Ме­рел­ла, Не­хир, Ки­я­ра, Со­мая, Си­то­ра исем­нә­ре бар. Ба­ла­лар­га ике исем би­рү оч­рак­ла­ры да кү­зә­тел­гән. Җа­мал-Саб­ри, Ос­ман-Али, Ан­тон-Лу­кас шу­ный исем­нәр­нең кай­бер­лә­ре.

Шу­ны да әй­тер­гә ки­рәк, туу­чы­лар са­нын сти­мул­лаш­ты­ру­га юнәл­де­рел­гән го­мум­дә­ү­ләт ча­ра­ла­ры җәм­гы­ять та­ра­фын­нан үз нә­ти­җә­ле­ле­ген һәм ки­рәк­ле­ген күр­сәт­те. “2019 ел­да туу­чы­лар­ның 61%тан ар­ты­гы – га­и­лә­дә икен­че һәм ан­нан соң­гы ба­ла­лар. Уз­ган ел­да тер­кәл­гән яңа ту­ган ба­ла­лар­ның 39%ыбе­рен­че, 42%ыикен­че ба­ла, 1031 га­и­лә өчен­че ба­ла­сын алып кай­тып, күп ба­ла­лы ста­ту­сын ал­ган, ә 254 ба­ла дүр­тен­че һәм ан­нан соң­гы­ла­ры бу­лып дөнь­я­га кил­гән. Үзен­чә­лек­ле ре­корд­лар бар: уз­ган ел ике га­и­лә­дә унын­чы, ә бер га­и­лә­дә ту­гы­зын­чы ба­ла дөнь­я­га кил­гән”, ди ЗАГС ида­рә­се баш­лы­гы Ра­ви­лә За­ри­по­ва.

Чал­лы­да га­и­лә ко­ру­чы­лар­ның яр­ты­сы гы­на ни­ках­ла­рын тан­та­на­лы шарт­лар­да тер­ки икән. Хә­зер яшь­ләр иң якын ке­ше­лә­ре бе­лән тый­нак кы­на тер­кә­лү үт­кә­рә­ләр. Шу­лай ук ки­лен бе­лән кә­ләш­нең яше дә үз­гәр­гән. 10 ел элек 25 яшь­кә ка­дәр ки­я­ү­гә чык­са­лар, хә­зер кыз­лар 30-34 яшь­тә ге­нә га­и­лә ко­ра ди. Егет­ләр 25-34 яшь­тә өй­лә­нә. Уз­ган ел 3336 га­и­лә тер­кәл­гән. Иң өл­кән ки­я­ү­гә 82 яшь, иң карт кә­ләш­кә 72 яшь бул­ган. Уз­ган ел­да аеры­лыш­кан 60%тан ар­тык га­и­лә 10 ел да бер­гә яшә­мә­гән. Бе­рен­че ел­да ук 84 га­и­лә тар­кал­ган. Иң кыс­ка га­и­лә тор­мы­шы 28 көн­гә су­зыл­ган, ике га­и­лә 45 ел бер­гә яшә­гәч тар­кал­ган. Мон­дый кү­ңел­сез хәл­ләр бул­ма­сын өчен га­и­лә ко­ру­га җит­ди ка­рар­га ки­рәк­тер, мө­га­ен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация