Газеталарны яратып укыйбыз
"ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте матбугатка язылу кампаниясе барган вакытта "Әти-әниеңне, якыннарыңны Татарстан газета-журналларына яздыр" дип исемләнгән акция игълан итте. Аңа Чаллы шәһәре җитәкчеләре дә, халык та актив кушылды.
Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты коллективы "Шәһри Чаллы" га иң күп яздыручыларның берсе. Педагогия фәннәре кандидаты, ректор Фәйрүзә Мостафина җитәкчелегендәге әлеге коллектив 2016 елның икенче яртысына да шәһәребездәге бердәнбер татар газетасына күпләп язылды. Моннан тыш, Фәйрүзә Зөфәровна ике әнисенә дә "Шәһри Чаллы" ны бүләк итте. "Әниләребез унынчы дистәне вакласалар да, аллага шөкер, газеталарны яратып, аңлап укыйлар", - ди ул.
Хөрмәтле җитәкчеләр, газета укчыларыбыз Сезне дә Дәүләт хезмәтләре порталы аша матбугатка язылырга өндибез. Абунәне элемтә бүлекләрендә дә рәсмиләштерергә мөмкин. Ашыгыгыз, вакыт аз кала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев