Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Композитор Илгиз Закировның кызы: «Әтиемнең җырларын урлыйлар!»

Соңгы вакытларда социаль челтәрләрдә җыр урлауга кагылышлы язмалар еш күренә башлады. Җырчылар җыр өчен бер-берсе белән «сугышалар». Профессиональ композиторларның җырларын урлаучылар да шактый. Композитор, газетабызның дусты Гөлназ Закирова да инстаграммында әлеге мәсьәләне күтәрде. Ул әтисе, «Әнкәмнең догалары», «Без әнкәйнең биш баласы идек», «Туганнар» һәм башка популяр җырлар авторы Илгиз Закировның җырларын урлауга борчыла. Талантлы шәһәрдәшебез белән әңгәмәбез дә шуннан башланды.

– Гөлназ, сезнең пост нинди җырларга кагыла? Җыр караклары кемнәр?

– Җыр урлау дигән ямьсез күренеш безнең тормышка да килеп керде. Гаделсезлеккә битараф кала алмадым, инстаграмымда үз фикеремне әйттем. Анда әтинең берничә җыры турында сүз бара. 1-2 тапкыр җырланып онытылган, үзләре өчен генә иҗат ителгән җырлар күздә тотылмый. Мин халык күңеленә кергән, популяр җырлар турында борчылуымны белдердем. Алар турында инде ишетмәдем, күрмәдем дип әйтеп булмый бит. Видеоларда 3 мисал, болары мин ишеткәннәре генә... Я тулаем куплет, я кушымта урлана. Җырчыларын hәм авторларны хөрмәт иткәнгә күрә исемнәрен әйтмим. 
Әйе, музыкаль мөмкинлекләр дә чикле, җырчылар да көн саен яңа хитлар белән халыкның игътибарын җәлеп итәргә мәҗбүр. Ләкин, гармониясе охшаган икән, мелодияны, ритмны үзгәрт, ә иң яхшысы – фантазияңне эшкә җик, музыканың мөмкинлекләре бик зур,  теләге һәм тырышлыгы булганнар кеше җырын урламыйча да яңа җырлар иҗат итә алалар бит.  Җырчылар да репертуар сайлаганда игътибарлырак булсыннар, концертларда җыр авторларын игълан итсеннәр иде. Мин бу постны әтине генә яклап түгел, соңгы арада онытылып баручы авторларны да күздә тотып яздым. 

– Үзегезнең фикерләрегезне җыр урлаучыларга әйттегезме соң? Композитор Зөфәр Хәйретдинов җитәкчелегендәге Авторларның хокукларын яклау оешмасына  мөрәҗәгать итмәдегезме?

– Юк беркая да мөрәҗәгать итмәдек, әлегә эшне зурга җибәрәсе килми. Без бит алай тәрбияләнмәгән, кешеләр белән матур итеп сөйләшеп, яхшы мөнәсәбәт  урнаштыру ягында. Мурат Гайсин: «Көйне үзгәрттем», –  дип әтигә шалтыратып,  матур итеп сөйләште. Шуңа да күңелебез булды инде.

– Гөлназ, композитор Илгиз Закировның җырларын кайсы җырчылар башкара?

– Аллаһка шөкер, халык аның көйләрен отып алган, җырлый. Әлбәттә аның җырчылардан да бәхете булды. Халкыбызның талантлы җырчылары Зөһрә Сәхәбиева, Салават Фәтхетдинов, Айдар Галимов, Хәния Фәрхи, Филүс Каһиров, Ришат Төхвәтуллин, Гүзәл Уразова һәм башкалар аның җырларын тамашачыларга җиткерделәр. Бик зур рәхмәт аларга. Әтиемнең җырларын бүгенге көндә яшь җырчылар да яратып башкара.  Заманында «Соңдыр шул, соңдыр» җырын танылган җырчылар –  Хәйдәр Бегичев, Салават Фәтхетдинов җырлаган иде. Хәзер аны Филүс Каһиров рәхәтләнеп башкара. Шулай ук җыр авторларын белмичә башкаручылар да җитәрлек. 

– Әтиегезнең иҗатын ничек бәялисез?

– Әтиемнең иҗатын югары бәялим. Ул – бик оста мелодист, оригиналь музыкаль әсәрләр иҗат иткән композитор. Җырлардан тыш, театрларга спектакльләр өчен көйләр дә яза. Миңа аның бөтен җыры да ошый, чөнки  алар барысы да татар халык моңнары белән сугарылып, җиренә җиткереп язылган. Алай да араларында бик яратканнарым да бар. Мәсәлән, «Соңдыр шул,  соңдыр»ны шедевр дип уйлыйм. «Сөяркә» спектакле өчен язылган Әнисә җырын да бик яратам. Аның сүзләрен хәтерләмәсәм дә, музыкасы башымнан чыкмый. Андый җырлар күп. 

– Тамашачылар композитор Илгиз Закировның һәр җырын җылы кабул итәләр. Сез ничек уйлыйсыз, аның иҗаты республика җитәкчеләре тарафыннан лаеклы бәяләндеме?

–  Фидакарь хезмәте өчен әтигә беренчеләрдән булып,  «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелде, артистлар hәм республиканың композиторлар союзы аның иҗатына хөрмәт белән карый,  ул шуңа шат булып, дәртләнеп иҗат итә, тормыштан ямь табып яши. 

– Җырчылар да, үзләрен композитор дип йөртүчеләр дә күп. Сез талантлы иҗат әһелләренә кемнәрне кертер идегез?

– Хәзер бит музыкаль зәвык турында бәхәсләшмиләр дигән төшенчә модада. Кешегә нәрсә ошый, ул шуны тыңлый. Калганы турында уйлау юк. Шунысы сөенечле: соңгы елларда дәүләт тарафыннан профессиональ җырчыларга һәм композиторларга игътибар артты. Төрле фестивальләр,  бәйгеләр үткәрелә, грантлар оту мөмкинлеге бар. Шундый чараларда җырчы, композиторлар белән очрашасың, аралашасың. Мин композитор Зөлфәт Вәлиуллин иҗатын яратам. Эльмир Низамовның таланты гына түгел, тырышылыгы, армый-талмый эшләве сокландыра. Минем белән бергә укыган Мердан Бяшимов яраткан җырчыбыз Ришат Төхвәтуллин белән бергә Татарстан сәнгатенә кереп килә. 

Мин шоу бизнеска тыкшынырга яратмыйм. Әмма шуны әйтә алам: белемле һәм белемсез җырчы арасында аерма бик зур. Аз гына музыкаль белеме булган җырчы зәвыгы, сәхнәдә үзен тотышы, җырны башкаруы белән башкалардан аерылып тора. Татар телеканалларын ачып, анда көне буе, сәгать саен талантсыз, зәвыксыз җырчының җырлавын карау исә кәефне төшерә, эчне пошыра.  

– Гөлназ, шәхси тормышыгызда нинди яңалыклар бар?

– Хәзер мин үземне күбрәк гаиләгә багышлыйм. Кечкенә кызыбыз үсеп килә, улыбыз беренче сыйныфта укый. Буш вакыт булганда, тиз генә чыгыш ясап кайткалыйм. Бер театр өчен яңа спектакльгә көй язам. 

– «Яңа татар җыры» бәйгесендә катнашасызмы?

– Быел анда әтием катнаша. Узган ел мин әлеге мәртәбәле бәйгедә дәрәҗәле бәя алдым. Мин моңа бик шат. Бу уңыш миңа гомерем буена җитәр дип уйлыйм.
 

Әңгәмәдәш – Зөлфия Галим.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация