Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Грантлар исәбенә төзекләндердек

Шәһәр территориясен төзекләндерүгә территориаль-иҗтимагый үзидарә җитәкчеләре зур өлеш кертә. Алар республика һәм шәһәркүләм конкурсларда катнашып грантлар яклыйлар. Конкурслар кысаларында республика бюджетыннан 9 млн 542 мең, шәһәрдән 5 млн 450 мең сумлык грантлар отканнар. Автозавод районында грантлар хисабына башкарылган кайбер төзекләндерү эшләре турында ТОС җитәкчеләре сөйләде.

Футбол-баскетбол мәйданчыгы
«Республиканың иң яхшы территориаль-иҗтимагый үзидарәсе» дип исемләнгән республикакүләм конкурсында 27нче комплексның ТОС җитәкчесе Венера Наумкина беренче урынны яулады. Ул грант отып, республика бюджетыннан 665 мең сум акча алды.
Әлеге акчаларга 27/14 йорты алдында футбол-баскетбол мәйданчыгы куйдылар.
– Моңа кадәр биредә иске футбол мәйданчыгы бар иде. «Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында әлеге йорт яны территориясе капиталь төзекләндерелде. Шунлыктан иске мәйданчык монда туры килми иде. Яңаны куярга булдык, – ди ТОС җитәкчесе.
Мәйданчыкның размерлары15Х30. Ул 3 метр биеклектәге койма белән әйләндерелгән. Бу туп чыгып китеп машиналарга бәрелмәсен өчен эшләнгән. Футбол капкаларында сеткалар бар. Астына җиңел песок түшәлгән.
Әлеге йортта балалар бик күп, алар яңа футбол кыры булуга нык шатланалар, мәктәптән соң гел бирегә уйнарга чыгалар.
– Иске коймадан туп читкә чыгып китә иде. Бусы биек, җайлы, – ди 10 яшьлек Руслан Мәхмүтов. – Ишегалды малайлары белән үз командабыз бар, ярышлар үткәрәбез. Дәресләрдән соң һәр көн караңгыга кадәр рәхәтләнеп туп тибәбез.

«Уңайлы койма»
26нчы комплексның ТОС җитәкчесе Марина Җәләлиева быел «Уңайлы койма» («Уютный заборчик») дип исемләнгән проектын тормышка ашырды. Аның кысаларында 26/08 йорты тирәли тимер койма куелды.
– Ул бик кирәк иде. 2020-2021 елларда комплексыбызда «Безнең ишегалды» республика программасы тормышка ашырылды. Ишегалларыбыз, юлларыбыз тамырдан үзгәрде. Төзекләндерү вакытында чуен коймалар җимерелгән иде, – ди Марина Александровна.
3 подъездлы, 12 катлы 26/08 йортында 360тан артык кеше тора. Йорт өчен җаваплы кеше Ольга Асаева бик актив, үз эшен яхшы белә. Ул фатир хуҗалары белән бергә акча туплап, йорт өчен кирәк-яракларга тота. Бу юлы да база станциясенең аренда акчасын ТОС җитәкчесе Марина Александровна откан грант акчаларына кушып, йортка матур, төзек, яңа койма куйдыралар.
Кара төстәге тимер койма йортны тышкы яктан бизәп тора һәм подъезд янындагы агачларны, куакларны, үләннәрне тапталудан саклый.  Әйтергә кирәк, әлеге йорт яны территориясе җәй айларында искиткеч матур чәчәкләргә күмелә. Фатир хуҗалары күз явын алырлык чәчәкләр утырталар, аларны җентекләп карыйлар. Быел аларның чәчәклеге шәһәркүләм конкурсында беренче урынны алды.

Баскыч
Ирина Маслова 50нче комплексның ТОС җитәкчесе булып бер ел элек кенә эшли башлаган. Тәҗрибәсе аз булуына карамастан, ул күп еллар буе хәл ителмәгән проблемага нокта куйды.
– ТОС җитәкчесе итеп билгеләнгәч, һәр иртә комплекс буенча йөреп чыгам. 50/03 һәм 50/04 йортлары арасында 7 метр биеклектәге тау бар, кешеләр шуның аша мәктәпкә, балалар бакчасына, чиркәүгә баралар. Бу урында кеше бик күп йөри. Әниләр балаларын кулларына күтәреп, өлкән яшьтәге кешеләрне көч-хәл белән менүен һәм төшүен күргәч, күңелем әрни иде. Кышын бигрәк тә авыр, чөнки боздан таеп машина астына керүең дә ихтимал, – ди Ирина Алексеевна.
Җир астыннан электр чыбыклары да чыгып торган. Бу мәсьәлә дә нык борчыган территориаль-үзидарә җитәкчесен. Идарә итүче компания бу урынны каплап та карады, тик бу да куркынычсызлыкны тулысынча тәэмин итү түгел.
Ирина Маслова әлеге проблеманы хәл итү максатыннан грант отып, аны тормышка ашыра. Әлеге урынга ул баскыч урнаштыра. Бу эшләргә шәһәр бюджетыннан аңа 200 мең сум акча бүленеп бирелде, калганын «Камстройсервис» идарә компаниясе өстәде.
Бу йортларда яшәүчеләр әлеге баскычны куюга хезмәт керткән барлык кешеләргә нык рәхмәтле, чөнки ул биредә бик кирәк иде.
Гөлсирә Җиһангирова 50/04 йортында 1987 елдан бирле яши.
– Гомерем буе бу урыннан йөрү проблема иде. Көзен-язын гел узышлы түгел, пычрак таудан төшүе дә,  менүе дә бик куркыныч иде. Баскычны ясаучыларга Алланың мең рәхмәте яусын, – ди ул.

«Спорт мохите»
Әлеге спорт корылмалары 53нче комплекста урнашкан. Алар территориаль-иҗтимагый үзидарә җитәкчесе Зифа Подавалова откан грант кысаларында булдырылган.
Зифа Камилевна тәҗрибәле ТОС җитәкчесе. Ул һәрвакыт халык янында, аларның мәнфәгатьләре белән кызыксына, теләкләренә колак сала. Биредәге балалар мәйданчыгында тренажер элементлары җитми иде. 53/27Б, В һәм 53/44 йортларында яшәүчеләр белән сөйләшеп, аларның фикерләрен тыңлап, «Спорт мохите» проектын яклап грант отты.  
Шәһәр бюджетының 200 меңенә «Строим будущее» идарә компаниясе дә кушыла. Бу акчаларга ТОС җитәкчесе дүрт тренажер, ике эскәмия, ике чүп савыты куйдырды.
– Биредә дүрт зур йорт урнашкан, балалар бик күп, спорт элементлары бик кирәк иде, – ди Зифа Камилевна. – Бүгенге көндә спорт белән шөгыльләнүчеләр көннән-көн арткан вакытта бу тренажерлар бик актуаль.  Балалар белән бергә монда өлкәннәр дә, сәламәтлекләре чикле балалар белән дә килеп шөгыльләнә.
Хәзер инде аларны саклап тотарга гына кала. Бу эштә дә Зифа Камилевна балалар белән тыгыз элемтәдә тора: тренажерлар озак еллар хезмәт итсен өчен бөтен кеше җаваплы булырга тиеш.

Зөһрә Вәлитова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация