Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Гражданлык бурычын үтәргә кирәк

13 сентябрь - бердәм сайлау көне. Быел ул шактый үзенчәлекле булуы белән аерылып тора. Ник дигәндә, бу көнне без 7,7 меңгә якын муниципаль орган депутатларын гына түгел, ә соңгы 15 елда беренче мәртәбә Татарстан Президентын да сайлыйбыз. Шәһәрдәшләребез сайлауга карата нинди фикердә? Шул сорау белән Чаллы халкына мөрәҗәгать иттек. Гөлүсә...

13 сентябрь - бердәм сайлау көне. Быел ул шактый үзенчәлекле булуы белән аерылып тора. Ник дигәндә, бу көнне без 7,7 меңгә якын муниципаль орган депутатларын гына түгел, ә соңгы 15 елда беренче мәртәбә Татарстан Президентын да сайлыйбыз. Шәһәрдәшләребез сайлауга карата нинди фикердә? Шул сорау белән Чаллы халкына мөрәҗәгать иттек.

Гөлүсә ҖАМАЛИЕВА, Татарстанның халык артисты:

- Мин сайлауга бармыйча калганым юк, чөнки һәркем гражданлык бурычын үтәргә тиеш. Быелгы сайлаулар аеруча әһәмиятле - без үзебезнең Президентыбызга ышаныч күрсәтәбез. Бу - Россия, чит илләр алдында республиканың, аның җитәкчесенең дәрәҗәсен, безнең бердәмлекне күрсәтә торган сәяси вакыйга. Сайлау көнне кемгә тавыш бирү һәркемнең шәхси эше. Мин тотрыклы республикабыз һәм эш күрсәткән депутатлыкка кандидатларга тавыш бирәм. Шәһәрдәшләрне дә сайлауда катнашырга чакырам.

Динар ГАРИПОВ, студент:

- Мин сайлауга, һичшиксез, барам. Беренчедән, сайлау кешеләрнең гражданлык позициясен күрсәтә. Әгәр әлеге чарада катнашсак, республикага, әйләнә-тирә мохиткә битараф түгеллегебезне раслыйбыз. 18 яшьтән соң яшь буын вәкилләренең дә тавыш бирергә хокуклы булуы, бу чарага җаваплылыгы мине аеруча шатландыра.

Мин республикабызны бик яратам. Безнең тавышка киләчәк биш елда республиканың язмышы бәйле. Мин яшьтәшләремнең дә сайлауда актив катнашачагына шикләнмим.

Айгөл СӘЛАХОВА, шәфкать туташы:

- Ни өчен сайлауга барабызмы? Иң беренче чиратта, мин сайлауга үземнең һәм шуның белән бергә илебезнең киләчәген хәл итәргә барам. Мин сайлауда катнашучы һәр кеше бүгенге көн турында гына түгел, ә республикабызның киләчәге турында уйларга тиеш, дигән фикердә. Шуның өчен барыгызны да сайлауда актив катнашырга чакырам!

Фәнис ФАТЫЙХОВ, шофер:

- Безгә, Татарстан халкына, үзебезнең Президентыбыз булуы бик кирәк. Дөресен әйткәндә, соңгы елларда әлеге сәяси чарада катнашканым юк иде. Ләкин 13 сентябрь көнне мин тавышымны бирәчәкмен. Без бердәм халык булып калырга тиеш. Республикабызның казанышлары бик күп. Эш буенча кая гына барсаң да, Татарстанны да, җитәкчеләрне дә беләләр.

Үзем кая гына барсам да, "Мин Чаллыдан, Татарстаннан", дип күкрәк киереп әйтәм. Чөнки шәһәребез матур - горурланырлык, яңа йортлар, мәктәпләр төзелә, республика басуларында гөрләп иген үсә, кешеләргә эш урыннары булдырыла, завод-фабрикалар эшләп тора, яңалары ачыла. Киләчәктә дә шулай булсын иде. Безнең татар халкы тырыш, уңган халык бит. Сайлауда актив катнашып, бердәмлегебезне тагын бер кат күрсәтик.

Ләлә САФИНА, чит телләр укытучысы:

- Мин беркайчан да сайлауга бармыйча калмыйм. Депутатлыкка кандидатларны җентекләп өйрәнеп, ни дә булса эшли алырлык кешегә тавыш бирәм. Бу сайлау аеруча җитди, без Шәһәр Советына депутатлар белән бергә Татарстан Президентын да сайлыйбыз. Мин хатын-кыз, ана буларак шуны әйтә алам: без бу җирдә балалар үстердек, инде оныклар бар. Аллага шөкер, Татарстан икътисади һәм сәяси яктан алга киткән, тыныч төбәк. Бездә 80нән артык милләт вәкиле дус, тату яши.

Cайлау - җаваплы эш. Анда барып матур, икътисади үсештәге республикабыз өчен тавыш бирсәк, ялгышмабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев