Шəhри Чаллы

Грипптан сакланыгыз!

Сентябрь башларында ук ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының җаваплы хезмәткәрләре быел гриппның аеруча куркыныч төре "Гонконг" килә дип кисәткән иде. Шуңа да Чаллы табиблары халыкны үзләренең сәламәтлекләрен кайгыртырга чакыралар.

Көз - кискен-респиратур авыруларның арткан вакыты. Чаллыда атна саен авыручыларның төгәл саны алып барыла. Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсенең табиб-эпидемиологы, шәһәрнең эпидемиология бүлеге мөдире Марина Ходакова әйтүенчә, 41нче атнада кискен респиратур вирус инфекциясе (ОРВИ) белән чирләүчеләрнең саны 2322гә җиткән. Аларның 1939ы балалар. Шунысы сөенечле, алар арасында грипп очрагы әлегә юк.

- Без авыруның югары фазасына кердек дип әйтергә әле иртәрәк. Шуңа күрә без профилактика чараларына игътибарны арттырабыз: 1 ноябрьгә кадәр гриппка каршы прививка ясала,- диде Марина Ходакова. - 2016-2017 елларда барлыгы 210 меңнән артык шәһәрдәшебезгә вакцина ясау планлаштырыла. Аларның 56 меңе балалар, 154 меңе өлкәннәр.

2006 елдан башлап гриппка каршы вакцина ясату Россиядә профилактик прививкалар милли календаренә кертелгән. 6 айдан алып нәниләргә, 1-11 сыйныф укучыларына, урта профессиональ һәм югары уку йортлары студентларына, халык белән эшләүче аерым һөнәр ияләренә, йөкле хатыннарга, 60 яшьтән өлкәннәргә, хәрби хезмәткә чакырылучыларга, хроник авыруларга ел саен гриппка каршы вакцина ясала. Шөкер, соңгы елларда шәһәрдәшләребез арасында гриппка каршы вакцина ясатучылар артты.

"Гриппка каршы вакцина ясаттым, чөнки быел аның аеруча куркыныч төре килә диләр. Грипптан соң өзлегүләр аяныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин бит", - ди башкарма комитетның аппарат җитәкчесе Гөлнар Әхмәтова.

"Балалар белән эшләгәч, ел саен прививка ясатам. Аллага шөкер, файдасы бар: грипп белән авырганым юк", - ди укытучы Нәзлия Вәҗиева.

- Прививканы безнең кебек картларга бушлай ясыйлар. Ел саен кадатам, моның өстенә һәр көнне иртә-кич җәяү йөрим, суган-сарымсак, лимон ашыйм. Танылган дәвалаучылар юкка гына "Сарымсак булганда халык яшәр", - дип әйтмәгәндер инде. Шәһәрдәшләргә дә шуны киңәш итәм: сарымсак ашагыз, чирләмәссез - ди лаеклы ялдагы мәдәният хезмәткәре Саҗидә Әхмәтвалиева.

"Һава торышының тотрыксыз булуы вируслар өчен уңайлы. Инфекциянең таралган вакытында массакүләм чараларга, аеруча ябык биналарда үтә торганнарына, йөрүне чикләргә кирәк. Кулларны мөмкин кадәр ешрак юыгыз, чирле кешеләр белән тыгыз элемтәдә булмагыз. Бу кагыйдәләр чирле кешеләргә дә кагыла. Алар больничный алып өйдә ятырга тиешләр. Шулай ук җәмәгать транспортында йөрүне чикләргә, исән кешеләр белән аралашмаска, марлядан эшләнгән битлек киеп йөрергә кирәк", - ди 4нче шифаханәнең баш табиб урынбасары Гөлсәрия Абдуллина.

Зөлфия ГАЛИМ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: