Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Гозерләрне – йорттан ерак китми

Татарстанның район-шәһәрләрендә "Бердәм Россия" партиясенең мобиль иҗтимагый кабул итү пунктлары эшли башлады. Узган җомгада ул шәһәребезнең 6/10 һәм 6/11 йортлары ишегалдында да үз ишекләрен ачты. Әлеге пункт шәһәрдәшләрдән тәкъдимнәр һәм наказлар җыя. Алар киләчәктә Россия Дәүләт Думасы депутатлары эшенең нигезен тәшкил итәчәк.

6/10 йортында яшәүчеләрнең күпчелеген торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре, тарифлар борчый. Ишек алларындагы юлларның торышы да канәгатьләндерми.

6 августта мобиль кабул итү пункты "Октябрьское" сәүдә үзәге һәм "Эссен" кибете янында да халык белән очрашты. Мобиль кабул итү пункты вәкиле Александр Паймухин әйтүенчә, очрашуга 20дән артык кеше килгән. Алар торак-коммуналь хуҗалык, юлларның торышы турындагы тәкъдимнәрен җиткерделәр. "Сугыш чоры балалары" статусы турындагы мәсьәлә дә берничә тапкыр күтәрелгән. Бу хакта федераль канун проекты РФ Дәүләт Думасына кертелгән. Чаллы халкы әлеге канунның тормышка ашырылуын тели.

Мобиль кабул итү пунктлары Татарстанда 16 сентябрьгә кадәр эшли. Алар ярдәмендә Россия Дәүләт думасы депутатларына тәкъдимнәрегезне җиткерә аласыз. Хөрмәтле шәһәрдәшләребез, ил, республика һәм шәһәр язмышына битараф булмыйк.

Зөлфия ГАЛИМ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев