Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Халык мәнфәгатьләрен кайгыртып

Чаллыда "Бердәм Россия" партиясе вәкилләре, төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр, Россия Дәүләт Думасы, Татарстан Дәүләт Советы һәм шәһәр советы депутатлары халык белән еш очрашалар. Алар шәһәрдәшләрнең гозерләрен тыңлап, гамәлдәге кануннар нигезендә, ярдәм итәргә тырышалар.

"Бердәм Россия" партиясенең Чаллы бүлекчәсе секретаре Наил Мәһдиев кабул итү көннәрендә генә түгел, халык белән даими рәвештә очраша, аларны борчыган мәсьәләләрне җентекләп тыңлый һәм шәһәр күләмендә мөһим булганнарын беренче чиратта хәл итә. Мисалга, узган ел журналистлар белән очрашуда, хезмәттәшебез Ләйсән Ханова 37нче бистәдә мәктәп төзү мәсьәләсен күтәргән иде. Наил Гамбәрович яңа уку елына мәктәпне ачарга ышандырды. Алла боерса, 1 сентябрьдә яңа мәктәп укучыларны кабул итәчәк.

19 июльдә Наил Мәһдиев янә халыкны шәхси сораулары буенча кабул итте. Бу юлы аңа 9 кеше язылган иде. Күпчелекне, гадәттәгечә, торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре тәшкил итә. Бер кешене - хезмәт хакының түләнмәве, икенчесен - йорт янындагы мәйданны төзекләндерү мәсьәләсе борчый. Күп балалы гаилә исә җир участогы алу белән кызыксынды.

- Наил Гамбәрович гади генә гозердән алып шәһәркүләм мөһим мәсьәләләргә кадәр төгәл чишелеш таба. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм "Бердәм Россия" партиясе белән берлектә, Чаллыга алгарышлы үсеш территориясе статусы бирдерүгә иреште.

Бу шәһәрне "КАМАЗ"га бәйлелектән коткарып кына калмый, ә Чаллыга инвесторлар җәлеп итүдә, яңа заводлар ачуда, өстәмә эш урыннары булдыруда, шәһәр казнасына салымнар кертүдә зур этәргеч булачак. Наил Гамбәровичның тырышлыгы нәтиҗәсендә, төзелеш өлкәсендә тәртип урнашты. Парклар, скверлар яңартылды. Юллар, учреждениеләр төзекләнә, спорт корылмалары төзелә, - ди Татарстан Дәүләт Советының социаль комитет рәисе Светлана Захарова.

Ул үзе дә халык мәнфәгатьләрен кайгыртуны үзенең төп бурычы итеп куя. "Бердәм Россия" партиясе әгъзасы буларак, ике тапкыр Татарстан Дәүләт Советына депутат булып сайланды. "Аллага шөкер, депутатыбыздан уңдык. Светлана Михайловна гади, ярдәмчел. Үтенечләребезне беркайчан да кире какмый, һәрвакыт ярдәм итәргә тырыша", - диләр Чаллының ЗЯБ бистәсендә яшәүчеләр. Бу сүзләр белән килешми мөмкин түгел, чыннан да Светлана Захарова шәһәрдәшләрнең, сайлаучыларның проблемаларын беркайчан да читләтеп узмый, мөмкинлегеннән чыгып, булышырга тырыша. Аңа сәламәтлек һәм социаль яклауга кагылышлы сораулар белән еш мөрәҗәгать итәләр. Араларында сугыш чоры балалары мәсьләсенә, торак-коммуналь хуҗалык, мәгарифкә кагылышлылары да очрый.

"Моннан 3 ел элек миңа бик җитди диагноз куйдылар. Республиканың сәламәтлек саклау министрлыгы квотасына эләкмәсәм, кыйммәтле даруны ала алмас идем. Ярдәм сорап, Светлана Захаровага шалтыратырга киңәш бирделәр. Аллаһның рәхмәте яусын, ярдәм итте. Сәламәтлегемә шатланып, бүген дә эшләп йөрим. Атлаган саен Светлана ханымга сәламәтлек, бәрәкәтле гомер телим", - ди Сәмига ханым.

"Светлана Захарова безнең мәктәптә парламент дәресе үткәреп, үзен бик яхшы әңгәмәдәш итеп күрсәтте. Ул безнең мәктәптә төрле чаралар үткәрүдә булышты", - ди 7нче мәктәп укучысы Нәфис Каюмов.

Россия Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина да (рәсемдә) күптән түгел сайлаучыларны кабул итте. Депутатның иҗтимагый кабул итү бүлмәсе 5 ел эшләде. Шул вакыт эчендә Әлфия ханымга 2454 кеше мөрәҗәгать иткән. Аңа килүчеләрнең дә күпчелеген торак-коммуналь хуҗалык, социаль мәсьәләләр борчый. Һәр мәсьәлә җентекләп өйрәнелә. Аларның яртысыннан артыгы инде уңай хәл ителгән. Халыкның мөрәҗәгатенә нигезләнеп, Думада гомуми темаларга барлыгы 796 депутат "запросы" ясалган.

"Шәхси мәсьәләләр буенча гражданнарны кабул итү бик җаваплы эш, чөнки монда чит кешенең язмышын, аны борчыган проблемаларны үзеңнең йөрәгең аша үткәрергә кирәк. Шөкер, шәһәрдәшләребез гозерләре җавапсыз калмый, аларны булдыралганча хәл итәбез. Мәсәлән, күптән түгел бер йортта ОДНны яңадан исәпләтүгә ирештек, паркинсон авырулы икенче берәүгә кыйммәтле дару алырга ярдәм иттек. Тагын бер шәһәрдәшебезгә дәүләт квотасы буенча күзенә операция ясатуга ирештек. Мондый мисаллар шактый.

Күпләр бит төрле инстанцияләргә йөреп тә уңай җавап алалмагач, безгә киләләр. Мин андыйларга ярдәм итә алуым белән бик горурланам. Кем һәм нинди профильдә булуына карамастан, депутатның эшендә үз территориясе мәнфәгатьләрен кайгырту мөһим. Һәр депутат үз республикасы мәнфәгатьләренә хезмәт итәргә, якташларының тормыш дәрәҗәсен яхшырту юнәлешендә эшләргә тиеш дип саныйм", - ди Әлфия Когогина.

Әлеге сүзләр белән килешми һич кенә дә мөмкин түгел.

Шунысын да әйтергә кирәк, җитәкчеләргә, депутатларга мөрәҗәгать итүнең тагын бер уңайлы ысулы бар. Ул - "Халык контроле" проекты. Дәүләт хезмәтләре порталында махсус мәгълүмати система оештырылды. Аның ярдәмендә Татарстанда яшәүчеләр үзләрен борчыган сорауларны җитәкчеләргә җибәрәләр һәм он-лайн режимда җавапны контрольдә дә тота алалар. 4 ел эчендә сайтка 78 мең мөрәҗәгать кергән. Алар арасындагы 61 меңнән артык мәсьәлә инде уңай хәл ителгән. Бу - җитәкчеләрнең халык гозерен игътибарсыз калдырмауларының дәлиле.

Зөлфия ГАЛИМ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев