Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Хаталар өстендә эш

Татарстанда «Татарча хатасыз!» фотомарафоны башланды. Аның бурычы - татар телендә грамматик, синтаксис һәм стилистик хаталар белән язылган элмә такта, мәгълүмат таблосы, юл билгесе, баннер, реклама аншлагы, күрсәткечләр һ.б. ны табып фотога төшерү. Фотомарафон ике этапта узачак. Беренче этап бүген - Халыкара туган тел көнендә старт алды. Чара кысаларында хаталы элмә...

Татарстанда «Татарча хатасыз!» фотомарафоны башланды. Аның бурычы - татар телендә грамматик, синтаксис һәм стилистик хаталар белән язылган элмә такта, мәгълүмат таблосы, юл билгесе, баннер, реклама аншлагы, күрсәткечләр һ.б. ны табып фотога төшерү. Фотомарафон ике этапта узачак. Беренче этап бүген - Халыкара туган тел көнендә старт алды. Чара кысаларында хаталы элмә такталарның фотоларын "Халык контроле" порталына урнаштырырга яки фотомарафонның махсус электрон почтасына (xatasiz2015@gmail.com) катнашучының исем-фамилиясен, телефонын күрсәтеп, бер файл итеп җибәрергә кирәк. Фотолар 10 майга кадәр кабул ителә. Иң күп фотолар җибәрүчеләр фотомарафонның икенче этабына уза. Икенче этап Казанда 16 майда үтәчәк. Һәр катнашучыга бирем язылган маршрут бите бирелә. Җиңүчеләргә IРhone, фотоаппарат һәм электрон китап кебек кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак. Бүләкләү чарасы 20 майда Казанда уза. Фотомарафон "2014-2020 елларда ТР да Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү" Дәүләт программасын гамәлгә кую максатыннан үткәрелә, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар яшьләре форумы матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев