Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Наил Мәһдиев: Хөрмәтле чаллылылар!

2014 ел тәмамланырга санаулы вакыт кына калды. Тиздән без иң якын кешеләребез белән бәйрәм өстәле артында яңа 2015 елны каршылыйбыз. Узып баручы ел безнең күңелләрдә матур хатирәләре - онытылмаслык вакыйгалары, матур традицияләре белән истә калыр. Без өй туйларын, балалар тууның артуын, талантларыбызның, спортчыларыбызның яңа җиңүләрен, хезмәт коллективларының казанышларын күреп сөендек....

2014 ел тәмамланырга санаулы вакыт кына калды. Тиздән без иң якын кешеләребез белән бәйрәм өстәле артында яңа 2015 елны каршылыйбыз.

Узып баручы ел безнең күңелләрдә матур хатирәләре - онытылмаслык вакыйгалары, матур традицияләре белән истә калыр. Без өй туйларын, балалар тууның артуын, талантларыбызның, спортчыларыбызның яңа җиңүләрен, хезмәт коллективларының казанышларын күреп сөендек.

2015 ел Бөек Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтү, Парклар һәм скверлар елы буларак та истәлекле. Ветераннарны яклау, аларның торак шартларын яхшырту, алар турында кайгырту - ил азатлыгы өчен көрәшкәннәргә тирән ихтирам үрнәге булып тора.

Башкарылган эш шактый, ә алда тагын да күбрәк. Барыннан да элек мин сезгә патриотлар булганыгыз, Чаллыны яратуыгыз, аны илебезнең иң яхшы шәһәре итәргә омтылуыгыз өчен рәхмәт белдерәм.

Алда - Яңа ел, яңа планнар, яңа ниятләр. Без - зур, тату гаилә. Уртак йортыбыздагы иминлек, гамәлләребезнең уңышлы булуы безнең һәркайсыбыздан тора. Якынлашып килүче ел тормышыбызның барлык өлкәләренә тотрыклылык алып килсен. Якыннарыгыз сау-сәламәт булсын, балаларыгыз шатлыклар гына китерсен, йортларыгызга бәрәкәт иңсен, эшләрегез уңсын!

Шатлык һәм бәхет сезгә, кадерле шәһәрдәшләр һәм Чаллы кунаклары! Яңа ел белән!

Наил МӘҺДИЕВ,

Чаллы шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев