Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Хөрмәтле чаллылылар, шәһәребез кунаклары!

Барыгызны да чын күңелдән Татарстан Республикасы көне белән котлыйбыз! Татарстан - бүген илебезнең барлык өлкәләрдә дә әйдәп баручы, сәяси һәм икътисадый яктан иң тотрыклы төбәкләреннән берсе. Күп милләтле халкыбызның бердәмлеге, теләктәшлеге һәм хезмәт сөючәнлеге, буыннардан-буыннарга кадерләп сакланган традицияләргә, гомумкешелек кыйммәтләренә сакчыл карашы республикага бүген дә яңадан-яңа үрләр яуларга ярдәм итә....

Барыгызны да чын күңелдән

Татарстан Республикасы көне

белән котлыйбыз!

Татарстан - бүген илебезнең барлык өлкәләрдә дә әйдәп баручы, сәяси һәм икътисадый яктан иң тотрыклы төбәкләреннән берсе. Күп милләтле халкыбызның бердәмлеге, теләктәшлеге һәм хезмәт сөючәнлеге, буыннардан-буыннарга кадерләп сакланган традицияләргә, гомумкешелек кыйммәтләренә сакчыл карашы республикага бүген дә яңадан-яңа үрләр яуларга ярдәм итә.

Яр Чаллының Татарстан икътисадын үстерүгә керткән өлеше аеруча зурдан. Шәһәребезнең республикада гына түгел, бөтен ил күләмендә иң матур һәм иң төзек үзәкләрнең берсе буларак танылуында исә, чаллылыларга хас горур патриотлык, бер тату гаилә булып яшәүче төрле милләт халыкларының теләктәшлеге, бер-берсенә булган тирән хөрмәте, Чаллыбызның тарихи, интеллектуаль, мәдәни потенциалы, спорт казанышлары нигезнамә булып тора.

Бүген шәһәребездә заманча транспорт инфраструктурасы коруга, инвестицияләр җәлеп итүгә, эшмәкәрлекне үстерү өчен кулай климат тудыруга, социаль сфераны үстерүгә, халыкның яшәешен яхшыртуга аеруча зур игътибар бирелә.

Киләчәктә дә яраткан Чаллыбызның, беренче төзүчеләр башлаган традицияләрне дәвам итеп, икътисадын тагын да үстереп, теләктәшлек һәм иҗади хезмәттәшлек шартларында тагын да зуррак үрләр яулавына, чәчәк атуына ышанабыз.

Барыгызга да сәламәтлек, иминлек, рух ныклыгы һәм гаилә бәхете телибез.

Шәһәр Советы һәм

Яр Чаллы муниципаль берәмлеге башкарма комитеты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев