Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Хөрмәтле мәгариф хезмәткәрләре һәм ветераннар!

Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм! Яр Чаллыда иҗатка һәм яңалыкка омтылучан чын профессионаллардан торган югары педагогик һәм фәнни кадрлар тупланган. Шәһәр мәгариф учреждениеләренең укыту практикасында өлкән буынның бай тәҗрибәсе, зирәклеге, яшь белгечләрнең үҗәтлеге һәм яңалыкка омтылуы һәрчак бер-берсен тулыландырып тора. Сез, кадерле тәрбиячеләр һәм укытучылар, үсеп килүче буынны...

Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм!

Яр Чаллыда иҗатка һәм яңалыкка омтылучан чын профессионаллардан торган югары педагогик һәм фәнни кадрлар тупланган. Шәһәр мәгариф учреждениеләренең укыту практикасында өлкән буынның бай тәҗрибәсе, зирәклеге, яшь белгечләрнең үҗәтлеге һәм яңалыкка омтылуы һәрчак бер-берсен тулыландырып тора.

Сез, кадерле тәрбиячеләр һәм укытучылар, үсеп килүче буынны әхлаклы һәм мәдәниятле булырга өйрәтәсез, балаларда илебезнең һәм туган төбәкнең данлы тарихына нигезләнгән ватанпәрвәрлек хисләре тәрбиялисез.

Чаллы мәктәпләренең һәрдаим республиканың иң яхшы мәктәпләре рейтингына керүе - сезнең көндәлек тырыш хезмәтегез, балаларга һәм туган шәһәребезгә мәхәббәтегез нәтиҗәсе. Укучыларыгыз республика, илкүләм һәм халыкара олимпиадаларда шәһәребез данын уңышлы яклыйлар, илнең дәрәҗәле уку йортларына керәләр.

Авыр хезмәтегез, сабырлык һәм күңел җылыгыз өчен мең рәхмәт сезгә. Алга таба да һөнәри осталык үрләрен яулавыгызны, укучыларыгызның уңышлары белән сөендереп торуларын телим. Сезгә бәхет, сәламәтлек, тынычлык һәм уңышлар юлдаш булсын.

Н.Г.Мәһдиев,

Яр Чаллы шәһәре хакиме

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев