Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Хөрмәтле шәһәрдәшләр, Бөек Ватан сугышы һәм хәрби бәрелеш ветераннары!

Сезне ихлас күңелдән Ватанны саклаучылар көне белән котлыйм. Бу бәйрәм хәрби тугрылыкны, батырлыкны, Ватанга эчкерсез мәхәббәтне гәүдәләндерә. Илебездә һәрвакыт тынычлык хөкем сөрсен. Ватаныбыз чәчәк атсын. Тынычлыкка хезмәт итүдән һәм үз Ватаныңны саклаудан да зуррак һәм җаваплырак бурыч юк. Яшьләргә үрнәк булырлык батыр йөрәкле ветераннарыбыз бар безнең. Бөек Ватан сугышында җиңү...

Сезне ихлас күңелдән Ватанны саклаучылар көне белән котлыйм. Бу бәйрәм хәрби тугрылыкны, батырлыкны, Ватанга эчкерсез мәхәббәтне гәүдәләндерә. Илебездә һәрвакыт тынычлык хөкем сөрсен. Ватаныбыз чәчәк атсын. Тынычлыкка хезмәт итүдән һәм үз Ватаныңны саклаудан да зуррак һәм җаваплырак бурыч юк.

Яшьләргә үрнәк булырлык батыр йөрәкле ветераннарыбыз бар безнең. Бөек Ватан сугышында җиңү яулап, җимерек илне торгызучылар сез, хөрмәтле ветераннар. Бүгенге тыныч, матур тормыш өчен рәхмәт сезгә!

Хөрмәтле Ватанны саклаучылар, шәһәребез һәм илебез өчен фидакарь хезмәтегез уңай нәтиҗәләр бирсен. Халкыбызга хезмәт итүдә уңышлар телим. Сезгә һәм якыннарыгызга шатлыклар, нык сәламәтлек, иминлек, рух ныклыгы юлдаш булсын.

Чаллы шәһәре хакиме Наил МӘҺДИЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев