Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Хуш киләсең, Әтәч елы!

Яңа ел килә күрегез! Ап-актан якты юлы Хуш киләсең, түребезгә Рәхим ит, Әтәч елы! Акланмаган өметләрне, Кылмаган гамәлләрне Чынга ашыр, Әтәч елы Нурга күм галәмнәрне! Сугышлардан, кайгылардан Якла бар кешелекне Тыныч булсын иде илләр, Саклап тор иминлекне. Дус булсын барча халыклар, Мул булсын табыннары Ялган, мәкер, хөсетлекнең Корысын тамырлары. Әтәчләнмәсен...

Яңа ел килә күрегез!

Ап-актан якты юлы

Хуш киләсең, түребезгә

Рәхим ит, Әтәч елы!

Акланмаган өметләрне,

Кылмаган гамәлләрне

Чынга ашыр, Әтәч елы

Нурга күм галәмнәрне!

Сугышлардан, кайгылардан

Якла бар кешелекне

Тыныч булсын иде илләр,

Саклап тор иминлекне.

Дус булсын барча халыклар,

Мул булсын табыннары

Ялган, мәкер, хөсетлекнең

Корысын тамырлары.

Әтәчләнмәсен баеган

Мактанчык кайберәүләр

Халык гамен аңласыннар

Депутатлар, түрәләр.

Әтәч елы! Син халкыма

Бир ныклык, хөрлек, иман!

Яңа ел белән туганнар!

Яңа ел белән җиһан!

Мирһади Разов,

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев