Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

“Хәвефсез тәгәрмәч” – быел да Чаллыда

Чаллының "Солнечный" савыктыру лагеренда "Хәвефсез тәгәрмәч-2016" республика конкурсы бара. 4 көнлек бәйгедә Татарстан район һәм шәһәрләреннән 60ка якын отряд катнаша. 17 майда бәйгене ачу тантанасы булды.

Балалар уены гына димәссең, тантанада хәрбиләргә хас төгәллек һәм җитдилек хөкем сөрде, республикадан һәм шәһәребездән бик күп мәртәбәле кунаклар катнашты. Яшь инспекторлар, сафларга тезелеп, мәйданга үтте. Никита Кайманов исемендәге кадет мәктәбендә укучылар тантаналы шартларда дәүләт флагларын кертте. Дәүләт гимннары яңгырады.

Тантананы шәһәр хакиме Наил Мәһдиев ачып җибәрде. Шәһәр җитәкчелеге исеменнән ул конкурста катнашучыларны һәм кунакларны сәламләде. "Чаллы җирендә әлеге бәйге 13нче тапкыр үткәрелә. Сез аралашсын, ярышсын, дуслашсын өчен, без барлык шартларны да тудырырга тырышырбыз, шушы дүрт көн эчендә сез яңа белемнәр үзләштерерсез, көч тупларсыз, үзара аралашырсыз", - диде ул яшь инспекторларга мөрәҗәгать итеп.

"Хәвефсез тәгәрмәч" бәйгесен ачу тантанасына махсус килгән ЮХИДИнең баш дәүләт инспекторы Рифкать Миңнеханов юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары берләшмәсе тарихына тукталды. "1992 елда беренче яшь инспекторлар слеты да Чаллыда үткән иде. 2006 елдан бәйге ел саен шушында үтә. 1986 елда яшь инспекторларның бөтенроссия бәйгесе Казанда оештырылып, Татарстан командасы ул вакытта яхшы әзерлек күрсәтте. Ләкин хәрәкәттә катнашучылар саны күп түгел иде әле. 20 елдан соң, 2006 елда кабат илкүләм ярышлар бездә узды һәм Татарстанның яшь инспекторлары зур өстенлеккә ия булдылар. Тагын ун елдан Россия бәйгесендә бүгенге яшь инспекторлар инде оештыручылар булырлар. Бүген мин барыгызга да уңышлар телим", - диде Рифкать Нургалиевич.

Тантанада Европа чемпионнары, Казаннан килгән кечкенә кунаклар чыгыш ясады. Үткән елның сентябрендә Австриядә юл йөрү кагыйдәләренә багышланган Европа бәйгесендә беренче урынны алганнар алар. Балалар велосипедта йөрү осталыкларын күрсәттеләр. 15нче балалар иҗат йорты каршындагы "Лик" эстрада бию студиясендә шөгыльләнүче балаларның дәртле биюләре тантанага ямь өстәде. 76нчы гимназиянең яшь инспекторлары юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә, игътибарлы булырга, юл билгеләрен белергә өндәделәр.

Әнә шундый дәртле һәм мавыктыргыч шартларда республикада 22нче тапкыр үткәрелүче яшь инспекторлар бәйгесенең беренче ярышлары башланып китте. Бәйгеләрдә катнашу өчен барлык яшь инспекторлар ак, кызыл, сары, яшел, дивизионнарга бүленгән. Сары дивизиондагылар "3нче станция"гә - 49нчы мәктәптәге "Автошәһәрчек"кә беренче сынауга кузгалдылар. Кызыл, ак һәм яшел дивизионнар лагерь территориясендә урнашкан "станция"ләрдәге конкурс этапларына юнәлделәр. Һәр отрядта 9-11 яшьлек дүрт бала - ике малай һәм ике кыз. Бәйгедә теория буенча белемнәрне эшкә җигеп, юл йөрү кагыйдәләрен, беренче ярдәм күрсәтү күнекмәләрен, велосипедта йөрү осталыгын күрсәтү кирәк.

Бәйгенең икенче-өченче көнендә дә яшь инспекторлар үзләренең осталыкларын, зирәклекләрен һәм җитезлекләрен күрсәтәләр, иҗади конкурста чыгыш ясыйлар. Шәхси зачетлар белән беррәттән команда зачетында да сыналалар алар - "Имин яшәү рәвеше нигезләре" буенча юлда хәвефсез хәрәкәт итә белүгә һәм катнашучыларның эрудициясен тикшерүгә теоретик имтихан үткәрелә.

Яшь инспекторлар белән бер үк вакытта аларның җитәкчеләре - педагоглар да сынаулар үтә, белемнәрен арттыра.

"Хәвефсез тәгәрмәч-2016" республика бәйгесендә Чаллының яшь инспекторлары - шәһәр күләмендә җиңү яулаган 46нчы мәктәп (1нче урын), шәһәр балалар һәм яшьләр иҗат сарае (2нче урын), 44нче мәктәп (3нче урын) отрядлары, шулай ук 49нчы һәм 61нче мәктәпнең яшь инспекторлары катнаша. Исегезгә төшерәбез, узган елгы "Хәвефсез тәгәрмәч"тә чаллылылар икенче урынга лаек булганнар иде. Яшь инспекторларыбыз быел да сынатмаслар.

Җиңүчеләрне бүләкләү һәм "Хәвефсез тәгәрмәч-2016" бәйгесен ябу тантанасы 20 майда шәһәр балалар һәм яшьләр иҗат үзәгендә була.

Илгизә ЛОТФУЛЛИНА

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев