Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Җиңү паркы – өметләр зурдан

Республикабызда Парклар һәм скверлар елы тәмамлануга санаулы айлар гына калып бара. Быел бу өлкәдә күп эшләр башкарылды, шул исәптән, Чаллыбызда да парклар, скверлар төзекләндерелде. Хәзер дә бу эш дәвам итә. Яңа шәһәрдәге Җиңү паркында, көзге көннәр булуга карамастан, үзгәртеп кору һәм ремонт кызу темплар белән бара. Хезмәткәрләр җир өстен кар...

Республикабызда Парклар һәм скверлар елы тәмамлануга санаулы айлар гына калып бара. Быел бу өлкәдә күп эшләр башкарылды, шул исәптән, Чаллыбызда да парклар, скверлар төзекләндерелде. Хәзер дә бу эш дәвам итә. Яңа шәһәрдәге Җиңү паркында, көзге көннәр булуга карамастан, үзгәртеп кору һәм ремонт кызу темплар белән бара. Хезмәткәрләр җир өстен кар каплаганчы кайбер эшләрне төгәлләргә тырышалар. Аларның нинди хезмәт башкаруын карарга шәһәр хакиме килде. Ялдан соң беренче күчмә җыелышны Наил Мәһдиев Җиңү паркында үткәрде.

Паркта иң беренче күзгә ташланган эш - 20 квадрат метрда җиргә түшәлгән брусчатка өслек. Төзүчеләр тагы 2,5 квадрат метр җиргә шушындый ташларны җәяргә тиеш әле.

"Евростиль" подряд оешмасы баш инженеры Марат Гыйздуллин бу эшнең тиздән төгәлләнәсенә ышандырды. Биредә Белгородтан кайтарылган сыйфатлы материал кулланыла икән. Шәһәр хакиме бу эш өчен күпме акча үзләштерелүе белән кызыксынды. Юл түшәүчеләр бүгенге көнгә 85 миллион сум акча тотканнар, барлыгы 100 миллион кирәк булачак икән.

Наил Мәһдиев парктагы яктырту җиһазлары белән кызыксынды. Ул биредә һәрвакыт якты булырга тиешлеген ассызыклап әйтте. Чөнки халык тәүлекнең караңгы вакытында да паркта иркенләп ял итәргә тиеш.

Җиңү паркы биләмәсендә утырып ял итү урыннары һәм чүп ташлау өчен урналарның нинди булуы хакында да шәһәр хакиме җентекләп сорашты. Монда вандаллар вата алмаслык ныклы эскәмияләр куелачак икән. Наил Гамбәр улы Мәскәүдә "Мосфильм" киностудиясе каршындагы Евгений Леоновка куелган һәйкәлне урлап, төсле металл кабул итүчеләргә сатулары хакында искә алды.

Шәһәр хакименә 1,5 километрга сузылган велосипед юлы бик ошады. Ул кварцлы асфальттан җәелгән. Шәһәр архитекторы Алмас Идрисовның биредәге төсләр белән уйнаган фантазиясе мактауга лаек.

Яңа куелачак "шайтан тәгәрмәче", ягъни күзәтү боҗрасы хакында Наил Мәһдиев кызыксынмыйча булдыра алмады. Чөнки хаким генә түгел, аның урнаштырылуын бөтен Яңа шәһәр халкы көтә. Боҗраны 26 октябрьдә кора башлыйлар. Яңа ел бәйрәменә аны ачу планлаштырылган. Яңа күзәтү тәгәрмәче искесеннән 18 метрга биегрәк, ул 48 метр булачак.

Иске "шайтан тәгәрмәче" урынында бәдрәфләр булачак, дип белдерде парк директоры Рәсим Мөхәммәтҗанов. Наил Мәһдиев балалар мәйданчыгы янында да бәдрәф булырга тиеш дигән фикерен әйтте.

Җиңү паркы тирәсеннән үтүче Тынычлык проспектындагы һәм Чәчәкле бульварындагы юллар киңәйтелгән. Биредә машиналарга туктап тору өчен уңайлыклар тудырылган.

Паркның беренче этабын төзекләндерү өчен бирелгән акчаның 85%ы инде үзләштерелгән. Бу 100 миллион сум дигән сүз.

Шәһәр хакиме Җиңү паркының мемориаль өлеше аеруча үзенчәлекле булырга тиешлегенә басым ясады. Белгәнебезчә, биредә куелачак ике проект җиңү яулаган иде. Аларның авторлары - Владимир Нестеренко һәм Александр Дембич. Беренче архитектор батырларның исемнәре язылган 65 метрлы стела куюны тәкъдим итә. Икенчесе Җиңү кораллары урнаштырылган аллея төзүне кулай саный.

- Без язга кадәр паркның тулаем мемориаль өлеше ничек булырга тиешлеген ачыкларга тиешбез һәм шушы проектка бәйге игълан итәбез, - диде шәһәр хуҗасы.

Җиңү паркы нинди булырга тиеш, дигән сорау әле тулысынча ачыкланып бетмәгән. Күчмә җыелышта катнашучылар паркта йөргәндә бик күп файдалы киңәшләр әйттеләр. Бу эшлекле сөйләшүне махсус семинарда уртага салып дәвам итәргә кирәк дигән фикергә киленде. Моны республикабыз Президенты каршында Парклар һәм скверлар елы өчен җаваплы Наталия Фишман да хуплады.

Мирһади Разов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев