Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Мәктәпкә әзерләнергә булыш!

Газета укучыларыбызны "Мәктәпкә әзерләнергә булыш!" акциясе кысаларында Автозавод районында барган хәйрия чаралары белән таныштырган идек инде. Комсомол һәм Үзәк районнарында да аз керемле гаиләләргә төрлечә ярдәм күрсәтелә - балаларның өйләренә баралар, яңа уку елына әзерләнүгә багышланган чаралар үткәрәләр, мәктәп кирәк-яраклары алу өчен матди ярдәм күрсәтәләр. Комсомол районында акция кысаларындагы бәйрәм...

Газета укучыларыбызны "Мәктәпкә әзерләнергә булыш!" акциясе кысаларында Автозавод районында барган хәйрия чаралары белән таныштырган идек инде. Комсомол һәм Үзәк районнарында да аз керемле гаиләләргә төрлечә ярдәм күрсәтелә - балаларның өйләренә баралар, яңа уку елына әзерләнүгә багышланган чаралар үткәрәләр, мәктәп кирәк-яраклары алу өчен матди ярдәм күрсәтәләр.

Комсомол районында акция кысаларындагы бәйрәм чарасы 32нче комплекста үтте. Балалар һәм зурлар өчен күңелле уеннар, бәйге-конкурслар оештырылды, җыр-биюләр бәйрәм кәефе өстәде. 11нче мәктәпнең булачак беренчеләре һәм ярдәмгә мохтаҗ укучыларына мәктәп кирәк-яраклары тапшырылды. Бәйрәмдә катнашучыларга Комсомол районы башлыгы Владислав Гаврилов, шәхси эшмәкәр Михаил Левашов, М.Вахитов исемендәге 2нче гимназия директоры Фирдүсә Әюпова матур теләкләрен җиткерделәр.

Һәр елдагыча, Комсомол районында үткән "Мәктәпкә әзерләнергә булыш!" акциясендә "Камгэсэнергострой" ААҖ, "Профит" компанияләр төркеме, С.П.Титов исемендәге катыргы-кәгазь комбинаты, "Камгэсэнергострой" капиталь төзелеш идарәсе" ҖЧҖ активлык күрсәтә.

Халыкны адреслы социаль яклау программасы кысаларында Үзәк районында яшәүче мәктәп балалары өчен шәһәр бюджетыннан 493 мең акча бүленгән. Аз керемле гаиләләрдән 200 балага, шул исәптән, "Асылташ" тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүче 37 балага матди ярдәм күрсәтелде инде. Алар яңа уку елына әзерләнеп, мәктәп кирәк-яраклары ала алалар.

"Рен-Яр Чаллы" телекомпаниясе дә акциягә үз өлешен кертте - 11 укучыга 24 мең сум күләмендә ярдәм күрсәтте.

Кичә "Сити-Молл" Сәүдә үзәге дә аз керемле гаиләләрдән беренче сыйныфка баручы 30 балага бәйрәм оештырды, аларга мәктәп букчалары тапшырды.

Бүген 14нче санлы балалар-яшүсмерләр үзәгендә дә шундый ук матур чара була. Бәйрәмдә "Мәктәпкә әзерләнергә булыш!" хәйрия акциясе кысаларында Дәүләт Советы депутатлары Вячеслав Зубарев һәм Сергей Рачков ярдәме белән аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче 150дән артык укучыга канцелярия товарлары тапшырыла.

И.ӘХТӘМОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X