Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Игътибар: ялган счетлар

Бу көн­нәр­дә кай­бер шә­һәр­дәш­ләр­гә газ пли­тә­се­нә тех­ник хез­мәт күр­сәт­кән өчен ял­ган кви­тан­ци­я­ләр кил­гән. Иң га­җә­бе, алар­да "Транс­газ Ка­зан" (ЭПУ "Чал­лы­газ") пред­при­я­те­се­нең зәң­гәр­су эм­бле­ма­сы тө­ше­рел­мә­гән. Бланк­ның фор­ма­ты да үз­гә: зур­рак кә­газь би­тен­нән өзеп ал­ган­га оша­ган. Тү­ләү сум­ма­сы да (270 сум) күр­сә­тел­гән. Лә­кин або­нент юнәл­тер­гә ти­еш­ле исәп-хи­сап но­ме­ры "Транс­газ Ка­зан" ның рәс­ми...

Бу көн­нәр­дә кай­бер шә­һәр­дәш­ләр­гә газ пли­тә­се­нә тех­ник хез­мәт күр­сәт­кән өчен ял­ган кви­тан­ци­я­ләр кил­гән. Иң га­җә­бе, алар­да "Транс­газ Ка­зан" (ЭПУ "Чал­лы­газ") пред­при­я­те­се­нең зәң­гәр­су эм­бле­ма­сы тө­ше­рел­мә­гән. Бланк­ның фор­ма­ты да үз­гә: зур­рак кә­газь би­тен­нән өзеп ал­ган­га оша­ган. Тү­ләү сум­ма­сы да (270 сум) күр­сә­тел­гән. Лә­кин або­нент юнәл­тер­гә ти­еш­ле исәп-хи­сап но­ме­ры "Транс­газ Ка­зан" ның рәс­ми блан­кы­сын­да­гы сан­нар бе­лән тәң­гәл кил­ми. Ин­де әле­ге бланк­ны ал­ган шә­һәр­дә­ше­без­нең фи­ке­рен тың­лыйк.

Әни­ем Та­тар­стан ура­мын­да (50нче бис­тә) ур­наш­кан "Чал­лы­газ" офи­сы­на ба­рып, ике бланк­ны да күр­сәт­кән. Опе­ра­тор исә аңа үз­лә­ре­нең рәс­ми блан­кы бу­ен­ча тү­ләр­гә ки­ңәш ит­кән. Ә икен­че бланк­ның "чы­гы­шы" ту­рын­да бер сүз дә әйт­мә­гән.

"Транс­газ Ка­зан" ком­па­ни­я­се­нең або­нент­лар­га хез­мәт күр­сә­тү бү­ле­ге баш­лы­гы Оль­га Вә­ли­әх­мә­то­ва әй­тү­ен­чә, алар­ның счет­ла­ры ба­ры тик фир­ма блан­кын­да гы­на ба­сы­ла. Ә баш­ка фор­мат­та­гы бланк­лар кил­гән ва­кыт­та, тү­ләр­гә ки­рәк тү­гел, дип ки­ңәш итә баш бел­геч.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев