Шəhри Чаллы

Ихлас йөрәктән сөйләшү

Татар халкында шундый әйтем бар: "Уңган хуҗаның йорты урамнан ук балкып тора". Әйе, моны бүген үзебезнең Чаллы шәһәре хакында сөйләгәндә дә һич шикләнми кулланырга була. Соңгы елларда туган калабыз төзекләнде, матурланды. Яңа микрорайоннар үсеп чыгу белән бергә, искеләре төзекләндерелеп бара, бакчалар, парклар яңарды, аларны үзгәртеп кору әле дә дәвам итә....

Татар халкында шундый әйтем бар: "Уңган хуҗаның йорты урамнан ук балкып тора". Әйе, моны бүген үзебезнең Чаллы шәһәре хакында сөйләгәндә дә һич шикләнми кулланырга була. Соңгы елларда туган калабыз төзекләнде, матурланды. Яңа микрорайоннар үсеп чыгу белән бергә, искеләре төзекләндерелеп бара, бакчалар, парклар яңарды, аларны үзгәртеп кору әле дә дәвам итә. Уңышларның шулай күп булуына, эшләрнең гөрләп баруына әлбәттә шәһәр җитәкчеләре сәбәпче. Наил Гамбәрович Мәһдиевның Чаллыга килеп дилбегәне үз кулына алуына сөенми мөмкин түгел. Ул акыллы эш итә белүче җитәкче дә, оештыручы да, таләпчән түрә дә яңалыкка омтылучы да. Кыскасы креатив шәһәр хакиме.

Шәһәребездә эшләп килүче массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашканда аның кыю, тәввәкәл булуына тагы бер кат инандык.

Наил Гамбәрович очрашуны башлап, журналистларны Россия матбугат көне белән тәбрикләгәндә: "Без коллегалар, ягъни хезмәттәшләр", - дип атавы юкка гына түгел. "Бер максатка эшибез, шәһәребез һәм анда яшәүчеләр мәнфәгатен кайгыртабыз", - диде ул. Чыннан да соңгы елларда шәһәр хакимияте белән массакүләм матбугат чаралары арасында бәйләнешләр, хезмәттәшлек ныгыды, бергәләп аңлашып эшләү вакыты килде. Наил Гамбәрович үткен каләм ияләренә мөрәҗәгать итеп, без һәрвакыт сез яктырткан һәм күрсәткән һәр тәнкыйть материалын игътибар үзәгенә алып эш итәбез, кимчелекләрне шундук бетерергә тотынабыз, диде. Шәһәр җитәкчесе кайбер журналистларның ачык һәм билгеле бер фикердә тормаулары хакында да бәян итеп китте. Ул кайбер авторларның газетаның бер санында тәнкыйтләп язуын, ә икенче санда инде уңай фикер белдерүе белән килешеп бетә алмый икән. Дөресе дә шул, журналистның төпле фикере җәмәгатьчелектә бер генә төрле тәсирләр уятырга тиеш.

Шәһәр хакиме дүртенче власть вәкилләре алдында узган елда башкарылган эшләр хакында сөйләп үтте. Күрсәткеч саннар 25 гыйнвадан соң нәтиҗә ясаганнан соң билгеле булыр, дип ышандырды.Шулай да кайбер саннар билгеле. Әйтик, Чаллыда узган ел эшсезслек проблемасы кимегән, бүген ул 0,8% тәшкил итә икән. Моңа федераль һәм җирле казнадан алынган ярдәм нәтиҗәсендә ирешелгән. Яңа булдырылган эш урыннары һәрьяклап файдалы. "Камдорстрой" идарәсенә юллар төзү өчен 2 миллиард сум ача бирелеп ике меңнән артык кеше эшле булган. Балалар бакчалары төзелешенә 800 миллион сум бирелеп тагы эш урыннары белән тәэмин итү проблемасы чишелгән.

Хаким шәһәр муниципаль транспорт мәсьәләсен чишү проблемалары хакында да аныклап сөйләде. Шәхси җәмәгать транспортының бөтенләй шәһәр маршрутларыннан кысрыклап чыгарылуы дөреслеккә килмәвен белдерде. Бүген 17 маршрутта микроавтобуслар йөрүен дәвам итә.

Журналистлар үз чиратында Наил Мәһдиевка үз сорауларын бирделәр. Шәһәрдә билгеле бер урында башланган төзелешләр, төзекләндерүләр турында күп булды. Әйтик, Мәләкәс яр буен чистарту, төзекләндерү быел киң колач алачак. Төрек компаниясе төзи башлаган "Санрайз-Сити" микрорайонында эшләр тукталып тора икән, бу федераль властьлар сәясәте белән бәйле икәнне һәркем аңлый.

Сорау бирүчеләр арасында Челнинка елгасының ярларын чистартырга кирәк, дигән гөзер яңгырады. Хаким моның киләчәктә буласын ышандырды. Чаллы Татар дәүләт театры бинасы кайчан төзелә башлар, дигән сорауга Наил Гамбәрович уңай җавап кайтарды. Ул, Чаллыга зур, күркәм театр бинасы төзелеше быел хәл ителәчәге турында әйткәннән соң, "Мастеровые" театрының да шушы проблема белән иҗат итүен ассызыклады.

Хакимият янында инде 25 елдан артык төзелми яткан Җәмигъ мәчете хакында хаким бу мәсәләне хәл итү юлларын эзлибез, дип җавап бирде. "Дин хакимияттән аерылган, әмма халык дин белән яши, без моны аңлыйбыз. Бу проблеманы төрле яклап өйрәнеп эш итәрбез" - диде.

Эшлекле, ихластан сөйләшү булды шәһәр хакимиятендә. Күп сорауларга җавап алу белән, җанлы аралашу каләм ияләренә бик файдалы да, шик-шөбһә дә калдырмый.Журналистлар киләчәктә мондый очрашулар ешрак булса иде, дигән теләктә калдылар. Шәһәр җитәкчесе үз чиратында аларга иҗат уңышлары теләде.

Мирһади Разов

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: