Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Икетеллелекне кайгыртып

Республикабызда икетеллелек турында закон кабул ителгәнгә егерме елдан артык вакыт үтеп китте. Аны һәркайда кулланалар дип әйтеп булмый әле. Шулай да вокзалларда, сәүдә үзәкләрендә татарча игълан итүләрне ишеткәч, җанга рәхәт булып китә. Шушы канунны тормышка ашырып, шәһәребез электр транспортында тукталышларны хәзер ике телдә игълан итеп барачаклар. Трамвай идарәсендә әйтүләренчә, тукталышларны...

Республикабызда икетеллелек турында закон кабул ителгәнгә егерме елдан артык вакыт үтеп китте. Аны һәркайда кулланалар дип әйтеп булмый әле. Шулай да вокзалларда, сәүдә үзәкләрендә татарча игълан итүләрне ишеткәч, җанга рәхәт булып китә. Шушы канунны тормышка ашырып, шәһәребез электр транспортында тукталышларны хәзер ике телдә игълан итеп барачаклар. Трамвай идарәсендә әйтүләренчә, тукталышларны әйтеп бару һәм салоннарда белдерүләр татарча һәм урысча була. Моның өчен иске вагоннарда махсус мәгълүмат бирүче 50 җайланма урнаштырыла. Ә узган ел сатып алынган трамвайларда тукталышларны игълан итеп баручы җиһаз заводта ук урнаштырылган. Әле күптән түгел файдаланыла башлаган трамвай линиясендә хәрәкәт итүче вагоннар барысы да диярлек күптән түгел кайтарылган. Аларда игъланнарны автомат әйтеп бара. Туган телебезнең дәрәҗәсен арттыруда башка оешма-предприятиеләр дә трамвай идарәсеннән үрнәк алсыннар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев