Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Ил буенча 80 процент протокол эшкәртелгән, лидер - "Бердәм Россия" (яңартыла)

Ил буенча 80 процент протокол эшкәртелгән, "Бердәм Россия" 54,28%, КПРФ 13,61%, ЛДПР 13,37%, "Гадел Россия" - 6,17% җыйган, дип хәбәр итә Россия Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматларына таянып, РИА Новости.

Башка бер партия дә 5% барьерны үтмәгән. "Единая Россия" шулай ук үзе катнашкан 203 бер мандатлы округта лидер (барлыгы 206 бер мандатлы округ). Җиде округта беренче урынга КПРФ кандидатлары чыккан, алты округта - "Гадел Россия", бишесендә - ЛДПР. Парламентныкы булмаган партияләр өч округта лидер: Воронеж өлкәсендәге 89нчы округта беренче булып "Ватан" партиясеннән Алексей Журавлев бара, Башкортстандагы 6нчы округта - "Гражданлык платформасы" рәисе Рифат Шәйхетдинов алда, Чуашстандагы 37нче округка Үсеш Партиясеннән Александр Капитонов беренче булып бара. Адыгеядәге бер мандатлы округта үзен үзе тәкъдим иткән Владислав Резник лидер. Әлеге минутка булган нәтиҗәләр буенча, сайлауга килү 47,92% тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев