Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Илфания Нуретдинова: «Китапханәче балага китапны тәкъдим итә белергә тиеш»

27 МАЙ – КИТАПХАНӘЧЕЛӘР КӨНЕ "Бүгенге көндә безгә республикабыз нәшриятында басылып чыккан әдәби китаплар килеп ирешми. Элеккеге елларда алар 200-300әр данә кайта иде", - ди Чаллы китапханәчесе.

Язучы, журналист, сценарист, драматург, режиссер, психолог, укытучы, тәрбияче, компьютер остасы... Үз эченә шулай берьюлы берничә белгечлекне туплаган һөнәр ияләре хакында ишеткәнегез бар идеме? Әлбәттә, ишеткәнегез генә түгел, ә аларга мөрәҗәгать иткәнегез дә булгандыр. Сүзем гап-гади китапханәчеләр хакында. 27 майда алар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәргә җыеналар. 

Кайвакыт китапханәче булу бик ансат, аның өчен күп белем дә кирәкми, дигән ялгыш фикерләр ишетергә туры килә. «Ашаган түгел, тураган белә» дип юкка гына әйтмәгән шул зирәк халкыбыз. Бүгенге заман китапханәчесе – ул югарыда телгә алган һөнәрләрне үз эченә туплаган универсаль белгеч булырга тиеш. Өстәвенә, хәзер китапханәләр эшчәнлегенә көннән-көн яңа технологияләр үтеп керә. Замана белән бергә атлар өчен Ленин бабабыз әйтмеши һәрвакыт укырга, укырга һәм дә укырга кирәк. 

Бүгенге язмам герое янына әңгәмә алырга килгәндә дә, бер кочак кәгазьгә чумып, компьютер каршында мәш килә иде. Чираттагы чарага сценарий текстын әзерләве икән. Югыйсә, әле шушы арада гына, берничә катлаулы турны үтеп, республика күләмендә оештырылган «Неокнига» дип аталган 4нче фәнни-практик конференциядән лауреат булып кайткан. Шәһәркүләм узган «2022 ел юбилярлары» конкурсында да җиңү яулаган. Уңышларыңа шөкер итеп, тыныч кына бәйрәм итеп утырырга да була бит... Тик холкы да, чоры да ул түгел шул. «Заманнан артта калмас өчен һәрвакыт хәрәкәттә булырга кирәк», – ди 52нче мәктәптә 32 ел китапханәче булып лаеклы хезмәт куючы Илфания Нуретдинова. Якынлашып килүче бәйрәмнәре алдыннан без аның белән очрашып, һөнәренең үзенчәлекләре, балаларны әдәбиятка җәлеп итү алымнары, нәшриятка булган теләк-тәкъдимнәре хакында фикер алыштык. Әңгәмәбезне дә гади генә, шул ук вакытта гаять катлаулы да сораудан башладык.

– Илфания ханым, бүгенге көндә балалар китап укыймы? 

– Өздереп кенә юк, укымыйлар дип әйтә алмыйм. Аллаһка шөкер, китап белән кызыксынучы балалар бар. Әмма шулай да элеккеге еллар белән чагыштырганда аларның саны сизелерлек кимеде. Чөнки хәзер игътибарыбызны интернет, компьютер, смартфоннар яулап алды. Алар безгә иксез-чиксез мөмкинлекләр тәкъдим итә. Шул ук китапларның да электрон версияләре бар бит хәзер. Тик тәмле ис аңкып торган кәгазь басманы кулга алу – ул бит аңлатып булмаслык рәхәтлек бирә. Шунысы да мөһим: хәзерге заман баласының игътибарын үзенә җәлеп итсен өчен әлеге китаплар югары дәрәҗәдә сыйфатлы итеп, төсле рәсемнәр белән нәшер ителергә тиеш. Гади генә кәнфитнең дә бит иң элек тышлыгына игътибар итәбез. 

– Гадәттә, балалар нинди темаларга өстенлек бирәләр?

– Белгәнегезчә, мин әлеге белем йортында 90нчы еллардан ук эшлим. Ул чакларда укучылар күбрәк романтик рухтагы әсәрләргә тартыла иде. Хәзерге буын балалары исә ниндидер ачышлар, заманча технологияләр яктыртылган фәнни китапларга өстенлек бирәләр. Шулай ук аларны, төрле кызыклы фактлар тупланган энциклопедияләр, тарихи әсәрләр дә җәлеп итә. Башлангыч сыйнафтагылар исә әкиятләрне бик яратып укый. Тик, ни кызганыч, бүгенге көндә безгә республикабыз нәшриятында басылып чыккан әдәби китаплар килеп ирешми. Элеккеге елларда алар 200-300әр данә кайта иде. Ул басмаларны хәзер кибетләрдә генә күрәбез. Дәреслекләр белән дә проблемалар юк түгел. Аеруча безгә, туган телне тирәнтен өйрәтүче мәктәпкә, инде ничә еллар татар теле буенча яңа дәреслекләр кайтмый. Булганнары да искереп бара, ягъни алар укыту программасына туры килеп бетми. Башка мәктәп китапханәләре белән үзара алмашып, мәсьәләне азмы-күпме хәл итеп торабыз. Кыскасы, балаларыбыз китап укысын өчен кулыбыздан килгәнен барын да эшлибез.

– Илфания ханым, укучыларны әдәбиятка гашыйк итү өчен тагын нинди отышлы алымнар кулланасыз?

– Иң элек, китапханәче балага китапны тәкъдим итә белергә тиеш. «Мә, укы», – дип кенә түгел. Андый заманнар инде үтте. Монда баланың психологиясен белеп, мәҗбүр итми генә эш итә белергә кирәк. Мәҗбүрилек – ул тискәре хис-тойгылар тудыра. Бала китапны кызыксынып укырга тиеш. Моңа ирешү өчен шәхсән үзем төрле алымнар кулланам. Мисал өчен, мин инде 30 елга якын укучылар игътибарына теге яки бу әсәрне иң элек спектакль рәвешендә тәкъдим итәм. Шулай бер чак театр түгәрәгенә йөрүче укучылар белән танылган язучыбыз, Габдулла Тукай премиясе лауреаты, шәһәрдәшебез Факил Сафинның «Биек тауның башларында» дигән әсәрен кыскартып сәхнәләштердек. Спектакль беткәннән соң китапханәбезгә ябырылып диярлек укучылар кереп тулды. Барысында да әлеге китапны тулысынча укып чыгу теләге уянган иде. Моңа шулай ук язучыларның шәхсән үзләре белән очрашулар оештырып та ирешергә була. Бүгенге көнгә инде бездә танылган шәхесләребез Айдар Хәлим, Факил Сафин, Рәзинә Мөхияр, Әнвәр Шәриповлар кунак булып китте. Шундый олпат затлар белән күзгә-күз карап аралашкач, балаларда аларның иҗатына кызыксыну уяна. Шуңа күрә дә мондый чараларны без мәктәбебездә даими рәвештә оештырып торабыз.

– Күрәм, сездә китаплар гына түгел, ә газета-журналлар да шактый. Димәк, балаларда басма матбугатка да кызыксыну уята алгансыз.

– Шөкер, укучылар аларны бик яратып укый. «Көмеш кыңгырау», «Мәйданчык», «Сабантуй», «Ялкын»га һәрвакыт ихтыяҗ зур. Аларны балалар хәтта өйләренә дә алып торалар. Моның бер сере бар: әлеге газета-журналлар яшүсмерләргә якын һәм аңлаешлы тел белән язылган. Аларны укуы җиңел. Гадәттә, кайбер әдәби китапларда җөмләләр бик катлаулы һәм озын була. Күзәтүләрем буенча, бигрәк тә шәһәр баласы аларны бик авыр кабул итә. Язучыларыбыз кечкенәләрнең әлеге үзенчәлеген дә истә тотып иҗат итсә яхшы булыр иде. Бу хакта басма матбугат чаралары хезмәткәрләре белән очрашулар вакытында да фикер алышкан булды. Андый кичәләр исә бездә еш була. Шәхсән үзем укучыларны «Шәһри Чаллы», «Казан утлары», «Мәгариф», «Сөембикә» газета һәм журналары хезмәткәрләре белән очраштырдым. Әлбәттә инде, даими рәвештә танылган шәхесләребезнең истәлекле даталарына багышланган күргәзмәләр дә оештырып торам. Алар аша да балаларда язучыларга, аларның иҗатына карата кызыксыну уяна.

– Илфания ханым, сөйләшүебездән чыгып, сезнең һөнәрегезнең никадәр авыр һәм җаваплы икәненә төшенәсең. Әлеге юлдан китүегезгә үкенмисезме?

– Юк, әлбәттә. Мәктәп, китапханә, укучылар, укытучылар – ул минем гаиләм шикелле. Ә гаиләне яратмый мөмкин түгел. Һөнәрем дә мине һәрвакыт иярдә тота һәм җәмгыятебез үсеше өчен файдалы эшләргә генә этәрә. Шушы еллар эчендә оештырган чараларның, очрашуларның сценарийларын мин, башкаларга да ярдәмлек булсын дип, махсус китапка җыеп бастырдым. Шулай ук алар дистәләгән җыентыкларда да урын алды. Барысы да балаларыбыз аң-белемле, зыялы, укымышлы булсын өчен дип башкарылган эшләр. Белемле халык – көчле халык, дип юкка гына әйтмиләр бит. Ә белем чишмәсенең башы, белгәнебезчә, китапка барып тоташа. 

– Китап дигәннән, Илфания ханым, белгәнебезчә, исемегез шәһәребезнең «Мәгариф алдынгылары» («Лидеры образования») дип аталган затлы басмасына да кертелде. Өстәвенә, әле сез «Ел китапханәчесе» мактаулы исемен дә йөртәсез. Быел исә «Иң яхшы китапханәче» бәйгесендә осталыгыгызны сыныйсыз. Бу исә эшегезне күрәләр һәм тиешле рәвештә бәяли дә беләләр дигән сүз. Киләчәктә дә шулай башкарган хезмәтегезнең бәрәкәтен күреп, яңадан-яңа җиңүләргә ирешеп яшәргә язсын үзегезгә. 

Илшат Солтанов сөйләште
/ Автор фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация