Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Илкүләм проект Чаллыда старт алды

Узган җомгада ТР Икътисад министрлыгы Яр Чаллыга алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе статусы бирелү турында хәбәр итте. РФ хөкүмәте башлыгы Дмитрий Медведев кул куйган карар нигезендә, безнең шәһәр 28 гыйнвардан илкүләм проектны тормышка ашыруга кереште. Шәһәребезнең яңа проект өчен 16 моношәһәр арасыннан сайлап алынуы хакында узган елның сентябрендә үк билгеле иде....

Узган җомгада ТР Икътисад министрлыгы Яр Чаллыга алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе статусы бирелү турында хәбәр итте. РФ хөкүмәте башлыгы Дмитрий Медведев кул куйган карар нигезендә, безнең шәһәр 28 гыйнвардан илкүләм проектны тормышка ашыруга кереште.

Шәһәребезнең яңа проект өчен 16 моношәһәр арасыннан сайлап алынуы хакында узган елның сентябрендә үк билгеле иде. Инде менә моношәһәрләрдә алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территорияләре булдыру турындагы карарга кул куелды. Россиянең заманча үсешкә йөз тоткан дүрт шәһәренә, шул исәптән, Яр Чаллыга шул исемдәге яңа статус бирелде. Аның срогы - 10 ел. Тагын да күбрәк вакытка ихтыяҗ булган очракта, 5 елга озайту мөмкинлеге бар.

Сүз дә юк, Чаллының илкүләм проектта катнашуы - барыбыз өчен дә куанычлы яңалык. Чөнки һәр яңалыкны халык үзенең яшәешен яхшырту, балаларының киләчәген бәхетле итү белән бәйли. Чыннан да, ак калабызның үсешенә нинди яңалык-уңайлыклар кертәчәк яңа проект? Аның төп максаты нидән гыйбарәт?

Белгечләр әйтүенчә, бу - Россия территориясендә моңарчы беркем дә, беркайчан да сынап, үзләштереп карамаган өр-яңа тема. Алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территорияләре булдыруның төп максаты - моношәһәрләрнең икътисадын диверсификацияләү (шушы җирлектә җитештерелә торган товарларның ассортиментын киңәйтү, сату базарының юнәлешен үзгәртү, күбрәк табыш алу максатында, җитештерүнең яңа төрләрен үзләштерү) һәм аларны бер генә предприятиенең эшчәнлегенә бәйлелектән өлешчә азат итү. Һәркайсыбызга мәгълүм булганча, Чаллының яшәеше, бюджетының төп өлешен формалаштыручы предприятие буларак, турыдан-туры КАМАЗ эшчәнлегенә бәйле. Шуңа күрә, алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясенең булачак резидентына төп таләп - компаниянең эшчәнлеге автомобиль төзелеше белән бәйле булмаска тиеш. Бу нисбәттән, РФ хөкүмәте сайтында яңа проект шартларына ярашлы эшмәкәрлек төрләре тәкъдим ителә. Бу - үсемлекчелек һәм терлекчелек, балыкчылык, шешәле спиртсыз эчемлекләр, минераль су, тукыма, кием-салым, тире эшләнмәләре, катыргы-кәгазь, дару препаратлары, җилем эшләнмәләре, компьютерлар, электр җайланмалары, мебель җитештерү һ.б.лар. Әйтергә кирәк, моңа кадәр тәкъдим ителгән "ТЭМПО" металлургия заводы һәм суыткычлар җитештерүче "Хайер" кебек икътисадый проектлар да әлеге таләпләргә тулысынча җавап бирә.

Ә бүгенге этапта төп бурыч - резидентның республикадагы статусын билгеләү тәртибенә кагылышлы норматив актлар кабул итү. Салым түләүләрен киметү турындагы ике закон һәм проектларны сайлап алу тәртибе инде әзерлек стадиясендә. Әлеге документларны кулларына алган беренче предприятиеләргә бүген статус бирелә. Минемчә, яңа проектның хөкүмәт тарафыннан инвестицияләнүе - иң мөһим кызыксындыру чараларының берсе. Әйтик, статус гамәлдә булган чорда (10 ел) резидент яңа проектка, кимендә, 50 млн, ә бер елга 5 млн сумлык инвестиция сарыф итәргә тиеш.

Ә алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясендә урнашу белән бәйле ташламаларга килгәндә, алар, чынлап та, игътибарга лаек. Әйтик, беренче 5 ел дәвамында резидент республика бюджетына табышка карап алына торган салымның 5%ын, калган 5 елда 10%ын түләячәк. Чагыштыру өчен, башка территорияләр өчен әлеге салым күләме 20%тан да ким түгел. Ә бит 5 ел дәвамында компания азмы-күпме табыш алачак, ә менә әлеге маддә буенча федераль бюджетка салым түләмәячәк.

Резидентлар башка төр салым маддәләреннән (җир, оешмаларның милке) дә азат ителә. Шулай ук бюджеттан тыш дәүләт фондларына иминият керемнәренә тарифлар да күпкә түбән. Әйтик, хезмәткә түләү фондыннан түләнергә тиешле 30% урынына - 7,6% кына.

Тагын бер бик мөһим искәрмәгә тукталмасак, мәгълүматыбыз тулы булмас. Статус гамәлдә булган дәвердә бирелгән саллы ташламалар, нигездә, юридик затлар, ягъни предприятиеләр файдасына. Ә менә алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территорияләрендә эшләгән хезмәткәрләрнең пенсиясе бик түбән булырга мөмкин, дип фаразлый белгечләр.

Хәер, илкүләм проектларның беренчел максаты да - аерым затның мәнфәгатен кайгырту түгел, ә теге яки бу төбәккә мөмкин кадәр күбрәк инвестицияләр җәлеп итү.

Бүген кытайлылар Чаллыдагы "Мастер" индустриаль парк территориясендә суыткычлар җитештерүче завод төзү белән мәшгуль. Ә яңа предприятие яңа эш урыннары дигән сүз. Бүгенге катлаулы икътисадый вәзгыяттә бу, әлбәттә, бик мөһим. Гомумән алганда, Яр Чаллыда алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе оештыру якынча 10 000 кешене эш урыны белән тәэмин итәчәк. Ә бу, үз чиратында, шәһәрне формалаштыручы предприятиедәге хезмәткәрләрнең исемлек буенча уртача санына туры килгән өлешен киметү мөмкинлеген бирәчәк. Иң мөһиме, муниципаль берәмлек бюджетына өстәмә салым түләүләре ел саен 90 млн сумга кадәр артыр дип фаразлана. Дөрес, әлегә боларның барысы да фаразларда гына. Яңа проектның җисеме исеменә туры килсен өчен, чаллылыларга шактый тырышлык, акыл көче куярга туры киләчәк.

-Яңа сынауларга беренче тапкыр гына алынуыбыз түгел. Ялан кырда Камаз төзегән, Дакарларда җиңү яулаган кыю халкы белән көчле безнең Чаллы. Бусын да тәвәккәлләп, җиңеп чыгарбыз, - ди КАМАЗ ветераны, инженер-көйләүче Ислам ага Хәйретдинов. Без дә аның теләкләренә кушылып, хәерле сәгатьтә, Чаллы, дибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев