Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Иммунизация атналыгы уза

24-30 апрель көннәрендә Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тарафыннан Европа иммунизациясе атналыгы уздыра. Быел әлеге атналыкның шигаре - "Иммунизациядәге проблемаларны юк итәргә!" Аның максаты - мөмкин кадәр күбрәк кешегә вакцина ясау, вакцинаның йогышлы авырулардан саклану чарасы булуын халыкка аңлату, вакциналар хакында мәгълүмат тарату һәм кешеләрдә вакцина ясауга булган каршылыкларны бетерү. Бу...

24-30 апрель көннәрендә Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тарафыннан Европа иммунизациясе атналыгы уздыра. Быел әлеге атналыкның шигаре - "Иммунизациядәге проблемаларны юк итәргә!" Аның максаты - мөмкин кадәр күбрәк кешегә вакцина ясау, вакцинаның йогышлы авырулардан саклану чарасы булуын халыкка аңлату, вакциналар хакында мәгълүмат тарату һәм кешеләрдә вакцина ясауга булган каршылыкларны бетерү.

Бу хакта журналистлар белән очрашуда Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте. "Бары вакцинация генә йогышлы авыруларга каршы көрәштә нәтиҗәләр бирә. Без моны гражданнарга һәрдаим кабатлап торабыз. Икътисади яктан да ул нәтиҗәле булуын күрсәтә һәм кешегә ничә яшь булуга да карамастан, мөһим чара", - диде Любовь Авдонина.

Татарстанда Европа иммунизациясе атналыгы кысаларында, Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсендә "кайнар линия" булдырылган. Әлеге оешмага (843) 238-52-11 номеры буенча шалтыратырга мөмкин.

Моннан тыш, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы да "кайнар линия" оештырган. Нинди вакциналарны кайчан, кайда ясатырга мөмкин, яисә, вакцина ясату белән башка сораулары булучылар (843) 238-15-33 номерлы телефон аша шалтырата ала.

Фәридә Яркәева хәбәр иткәнчә, бушлай вакцина ясату нәтиҗәсендә, 2001 елдан алып, идарә итә ала торган инфекцияләр белән авыру очраклары Россиядә 155 тапкырга диярлек кимегән. Аның сүзләренчә, дөньяның кайбер илләрендә вакциналау ирекле рәвештә түгел, ә мәҗбүри башкарыла. "Мондый ысул кайбер вакциналарга карата безнең илдә дә кулланыла алыр иде. Европа иммунизациясе атналыгы да мөмкин кадәр күбрәк кешегә вакцина ясатуны максат итеп куя", - диде ул.

ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева Фәридә Яркәева Россиядә ясала торган вакциналарның кырыс конроль узуын, аларны ясату зыянлы түгеллеген дә билгеләп үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев