Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Инспекторларның үзләрен дә күзәтәләр

Постта кизү торучы ЮХИДИ инспекторларының эшен хәзер киемнәренә беркетелгән видеокамералар күзәтеп торачак. Мондый җайланмаларның эш принцибы бик гади: видеокамералар инспекторларның эш барышын төшереп бара, шул ук вакытта бу мәгълүматны автоматик рәвештә саклый да.

Шунысын да исәпкә алырга кирәк: яздырылган видеоларны берничек тә үзгәртеп булмый. Татарстанның ЮХИДИ идарәсендә хәбәр итүләренчә, хәзерге вакытта безнең республикада инспекторларның эшчәнлеген барлыгы 96 камера теркәп бара. Видеокамераларның барысы да республика бюджеты акчаларына алынган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев