Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Иртәгә – өмәгә

Көзге төзекләндерү, яшелләндерү һәм мәйданнарны санитар чистарту айлыгы кысаларында 17 октябрьдә Чаллыда гомумшәһәр өмәсе була. Башкарма комитетның 1-31 октябрьдә шәһәрне төзекләндерү айлыгы үткәрү турындагы карары нигезендә, күп кенә предприятие һәм оешмаларда эш көннәрендә өмәләр оештырылды. Хезмәт коллективлары бу чарада теләп катнашалар. "Үзебез яшәгән җирне чиста тоту - безнең бурыч. Шуңа...

Көзге төзекләндерү, яшелләндерү һәм мәйданнарны санитар чистарту айлыгы кысаларында 17 октябрьдә Чаллыда гомумшәһәр өмәсе була.

Башкарма комитетның 1-31 октябрьдә шәһәрне төзекләндерү айлыгы үткәрү турындагы карары нигезендә, күп кенә предприятие һәм оешмаларда эш көннәрендә өмәләр оештырылды. Хезмәт коллективлары бу чарада теләп катнашалар. "Үзебез яшәгән җирне чиста тоту - безнең бурыч. Шуңа күрә вакытым һәм сәламәтлегем булганда ишек алдын себерәм. Хәрәкәттә - бәрәкәт, диләр бит. Аннары өйгә кереп, тәмләп чәй эчәм", - ди 6нчы бистәдә яшәүче Гөлзар Фаязова.

"Белүемчә, быел төзекләндерү айлыгында чишмә тирәләрен чистартуга игътибар зур. Ләкин, шуңа да карамастан, предприятиеләр үз яннарын да тәртиптә тотарга тырышалар. Без дә үзебезнең карамактагы мәйданны чистартып, җыештырып торабыз", - ди дәүләт татар драма театры директоры Рашат Фәйзерахманов.

Шимбә өмәсендә меңләгән кеше катнашыр дип көтелә. Бу көнне "ПЭК" җаваплылыгы чикләнгән оешма карамагындагы чүплектә һәм "Шәһәр яшелләндерү хуҗалыгы" карьерында чүп-чарны бушлай кабул итү оештырыла. Предприятие һәм оешма җитәкчеләре чүпне сортларга бүлеп җыюны оештырырга тиешләр. Чүпне ябык машиналарда ташырга кирәк. Мәйданнарын җыештырмаган җитәкчеләргә Татарстан Республикасының административ кодексы буенча штраф салу каралган.

Өмә көнендә агачлар һәм куаклар да утыртылачак. Бүгенге көндә 5876 үсенте утыртылды инде.

Зөлфия ИСЛӘЙЛЕ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев