Шəhри Чаллы

Ишегалларында инвалидлар өчен машина кую урыннары булдырыла

Чаллыда торак йортлар ишегалларында инвалидларга машиналарын кую урыннары булдыра башладылар. Аларның кайберләрендә машинаның номеры яки хуҗасының исеме язып куелган. Күп ишегалларында биредә инвалидлар гына машинасын куя ала дигән билгеләр дә урнаштырыла. Мондый уңайлыклар физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен аеруча мөһим. Чаллыда башланган игелеклек декадасы кысаларында берничә ишегалдында тагы менә шундый...

Чаллыда торак йортлар ишегалларында инвалидларга машиналарын кую урыннары булдыра башладылар.

Аларның кайберләрендә машинаның номеры яки хуҗасының исеме язып куелган. Күп ишегалларында биредә инвалидлар гына машинасын куя ала дигән билгеләр дә урнаштырыла. Мондый уңайлыклар физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен аеруча мөһим. Чаллыда башланган игелеклек декадасы кысаларында берничә ишегалдында тагы менә шундый күрсәткечләр куелды. Яңа шәһәрнең 27 нче бистәсендә бу эшне башкарган "Челныстройремонт" идарә компаниясе башкаларга үрнәк булып тора.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: