Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Ишек алды – телевизорда...

Торган саен тормышыбызга заманча технологияләр тирәнрәк үтеп керә. Әйтик, әле кайчан гына кәрәзле телефоннар чынга ашмаслык хыял кебек иде. Бүген балалар бакчасына йөргән сабыйларның да кулларында шул кыйммәтле "уенчыклар". Компьютер, интернет, цифрлы телевидение - хәзер безне берни дә гаҗәпләндерми. Чаллы IT-технологияләрне куллану буенча алдынгы сафта тора. Әле тагын бер яңалык...

Торган саен тормышыбызга заманча технологияләр тирәнрәк үтеп керә. Әйтик, әле кайчан гына кәрәзле телефоннар чынга ашмаслык хыял кебек иде. Бүген балалар бакчасына йөргән сабыйларның да кулларында шул кыйммәтле "уенчыклар". Компьютер, интернет, цифрлы телевидение - хәзер безне берни дә гаҗәпләндерми. Чаллы IT-технологияләрне куллану буенча алдынгы сафта тора. Әле тагын бер яңалык - шәһәребездә торак йорт подъездларына һәм ишек алларына күзәтү камералары кую буенча масштаблы проект тормышка ашырыла башлады. Аны шәһәр башкарма комитеты карамагындагы муниципаль предприятие урнаштырып хезмәт күрсәтәчәк. Белгечләр фаразы буенча, ике елдан Яр Чаллының бөтен бистәләре видео"күз" астында булачак. Шунысы әйбәт, һәркем үз ишек алдын өйдә телевизор каршында утырып күзәтә ала. Хөкүмәтебез тарафыннан кабул ителгән "Куркынычсыз подъезд" дәүләт программасы нигезендә, Чаллыда бу күзәтү җиһазларын урнаштыру бурычы, әйткәнебезчә, шәһәр хакимиятенә буйсынган Мәгълүмати технологияләр үзәгенә йөкләнгән. Инде беренче күзәтү җайланмалары Яңа шәһәрнең 50/02 йортында сынау уза. Бу видеосистема тышкы күзәтү камерасыннан гыйбарәт, аннан алынган сурәт турыдан-туры полиция участогындагы экранга һәм өйдәге телевизорга, компьютерга китә. Шулай ук системага подъезд ишегендәге күп функцияле домофон тоташтырыла. Аның аша ашыгыч ярдәм, янгын сүндерү, полиция кебек хезмәтләргә дә шалтыратып була. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев күзәтү җайланмасының ничек эшләвен зур кызыксыну белән үзе тикшереп карады. Ул аны ошатты, киләчәктә шәһәрдә тәртип урнаштыруда видеокүзәтүләр системасы зур ярдәм булачак, дип бәяләде. Шунысы уңай күренеш, халыктан мондый җайланмаларны урнаштырган өчен акча җыелмаячак. Әмма хезмәт күрсәткән өчен түләү булыр, мөгаен. Мәгълүмати технологияләр үзәге белгечләре әйтүенчә, күзәтү системасына тоташып, 20 цифрлы телеканалны карап булачак. Бу заманча җиһазларны сатып алу хакимияткә күпмегә төшәр, әлегә билгесез. Әмма аның булдырылуы шиксез. Шунысы билгеле, бүген үк шәһәр хакимияте сайтында бу видеокүзәтү җайланмасын беренчеләрдән булып үзләренең йортларына куйдырырга теләүчеләрдән гаризалар кабул ителә инде. Без күзәтү җайланмасын урнаштыру турында берничә шәһәрдәшебезнең фикерен белештек.

Римма Исхакова, укытучы: - Бик яхшы булыр, урамда хулиганнар кимер. Бигрәк тә балаларның куркынычсызлыгы өчен файдалы әйбер бу.

Алмаз Гарифуллин, эшмәкәр: - Машинамны узган көз ишек алдымда бәрдереп качканнар иде. Мин - "за". Андыйларга көн бетәчәк, Аллаһ боерса!

Әсма Хәйруллина, пенсионер: - Җитәкчеләр белми эшләмидер. Барысы да күренеп торгач, кеше тәртип бозмый, полиция дә күреп-белеп тора дисез бит.

Илһам Зәйнуллин, сак хезмәткәре: - Бөтен камералар күрсәткән сурәтне игътибар белән карап бару мөмкин түгел, язылганын карарга да вакыт кирәк. Проблемалар булачак, мин шулай да эшләр уңайга китәр, дип уйлыйм. Җинаятьләрне ачарга да файдалы булыр.

Александр Шмякин, таксист: - Видеокүзәтү урнаштыру - заман таләбе. Җәмгыятьтә тәртип урнаштыру өчен кирәк әйбер. Безнең Россия менталитетына агрессия, ягъни кызып китүчәнлек хас. Кешеләрнең холкын үзгәртү өчен җайланмалар яхшы булачак. Өйдә утырып, ишегалдыбызны күзәтер көннәр алда әле. Кем кайчан кайта, кайчан китә, урамда нинди хәлләр бар - барысы да күз алдында булыр.

Мирһади РАЗОВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X