Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Иске машинаны – яңага

Бүгеннән автомобильләрне утильләштерү программасы кабат эшли башлый. Ул декабрь аена кадәр дәвам итәчәк. Теләгән һәр кеше хәзер үзенең иске автомобилен утильгә тапшыра һәм яңа автомобиль алганда ташламаларга ия була ала. Бу илебезнең автомобиль сәнәгатенә үзенчәлекле ярдәм. Чөнки Россиядә җитештерелгән автомобильләргә генә ташлама ясала. Утильләштерү программасы 2010 елның мартыннан 2011 елның...

Бүгеннән автомобильләрне утильләштерү программасы кабат эшли башлый. Ул декабрь аена кадәр дәвам итәчәк. Теләгән һәр кеше хәзер үзенең иске автомобилен утильгә тапшыра һәм яңа автомобиль алганда ташламаларга ия була ала. Бу илебезнең автомобиль сәнәгатенә үзенчәлекле ярдәм. Чөнки Россиядә җитештерелгән автомобильләргә генә ташлама ясала.

Утильләштерү программасы 2010 елның мартыннан 2011 елның июненә кадәр гамәлгә ашырылган иде. Аның кысаларында 10 елдан артык йөргән автомобильләрне утильгә тапшырып, махсус исемлек буенча 50 мең сум күләмендә ташлама белән машина сатып алу хокукына ия булдылар. Нәтиҗәдә, 490 мең автотранспорт сатылды.

Яңа программа буенча автомобиль сатып алуда бары тик бер генә чикләү бар: машина Россиядә җитештерелгән булырга тиеш. Аның маркасының һәм хакының әһәмияте юк. Хәтта йөк машинасы яки автобус та сатып алу мөмкин. Утильгә тапшырганда да транспортның төре нинди булуы мөһим түгел. Шундый мөмкинлекләр исәбенә ярты елда төрле класслы 170 мең машина реализацияләү планлаштырыла.

Утильләштерү программасын кабат кайтаруны сорап, дилерлар яз көне үк Премьер-министрга мөрәҗәгать иткәннәр иде инде. Чөнки автомобильләр сату ел башыннан бик нык кими. Җитештерүчегә ярдәм итү бюджетка 10 млрд сумга төшә.

Инде ташламалар нинди булачагына тукталыйк. Ташламалар күләме автомобильнең тибына, тапшыру механизмына бәйле. Җиңел автомобильләрне учеттан төшереп утильгә тапшырган очракта ул - 50 мең сум, автомобильне "трейд-ин" схемасы буенча сатканда 40 мең сум тәшкил итә. Йөк машиналары өчен бу сумма - 350 мең сум, ә автобуслар өчен - 300 мең сум. Тулы массасы 2,91 тоннадан алып 8,2 тоннага кадәр һәм аннан авыррак йөк машиналарына - 350 мең сумга кадәр.

Тагын шунысы игътибарга лаек: автомобильне кайчан җитештерелүенә карамастан, утильгә тапшырырга була. Ә "трейд-ин" схемасы буенча автомобиль 6 еллык булганда гына 40 мең сум ташлама ясала. "Трейд-ин"га һәм утильгә автомобиль тапшырмаган кеше дә 40 мең сум ташлама алырга хокуклы. Моның өчен акча түләп, Россиядә җитештерелгән автомобиль сатып алырга гына кирәк.

Әлегә ташлама ясау механизмы тулысынча ачыкланмаган, Мөгаен, барлык үзенчәлекләрне исәпкә алып, ташламаны машина сатучы дилер ясар. Үткән программада бу шулай иде.

Автомобиль хуҗасына машинасын дилер аша утильгә тапшыру уңайлырак булачак. Моның өчен ул утильләштерү өчен дилерга автомобилен тапшыру турында ышаныч язуы рәсмиләштерергә һәм утильләштерү хезмәте өчен билгеле күләмдә акча түләргә тиеш. 2010 елда бу сумма 3 мең сум иде. Шуннан соң ул ышаныч кәгазен, акча түләү турында кватанция күчермәсен һәм иске автомобилен дилерга тапшыра.

2010 елдагы утильләштерү белән Татарстанда ике предприятие - Чаллының "Sollers-Набережные Челны" ААҖ һәм Казанның "Булгар-Автоваз" ҖЧҖ шөгыльләнгән иде. Быел әлеге эшкә кем алыныр, әлегә билгеле түгел.

Программа яңа гына старт алды һәм Татарстанда программада катнашучы автосалоннарны һәм автомобиль хуҗалары өчен шартларны ачыклыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев