Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Иске мәктәпкә яңача караш

Әлеге гимназиягә нәкъ 31 елдан соң яңа сулыш өрелә. Аңа 136 млн сумлык капиталь ремонт ясала. Әйе,сүзебез шәһәрнең Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназия турында.

Андагы үзгәрешләр белән шәһәребез блогерлары танышты.
Мәктәп ишегалдына аяк басу белән үк татарча атмосфера тоела башлый,ә мәктәпнең эчендә,гомумән,чып-чын татарча мохиткә эләгәсең. Хәзер аның стеналары да хәттә татарча бизәкләр белән бизәлгән.
"Белем бирү дәрәҗәсе югары булган кебек,мәктәпнең тышкы һәм эчке кыяфәте дә матур булырга тиеш. Гимназиянең эчен якты итү безнең күптәнге хыял иде. Һәм ул хакимебез Наил Мәһдиев, президентыбыз Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән чынга ашты.Стеналарны махсус сары,яшел,ак төсләр белән эшләдек. Ә татарча орнаментлар ул безнең йөзек кашы. Гомумән,башка мәктәпләрдән аерып торучы билгеләр бездә бик күп",- ди гимназия директоры Айдар Хәкимҗан улы.

Эльвира Гайнетдинова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация