Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Исәнме, мәктәп!

Республикабыз мәктәпләрендә яңа уку елы башлануын белдереп, беренче кыңгырау чыңлады. Чаллыда быел тәүге тапкыр мәктәп бусагасын 5700 бала атлап керде. Аларның 119ы данлыклы тарихы булган һәм берсеннән-берсе талантлы, милли җанлы кадрлар тәрбияләп чыгарган Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназиядә белем алачак. "Сез - милләтебезнең, илебезнең киләчәге. Үзегезгә кадәр укыган абый-апаларыгызның лаеклы...

Республикабыз мәктәпләрендә яңа уку елы башлануын белдереп, беренче кыңгырау чыңлады. Чаллыда быел тәүге тапкыр мәктәп бусагасын 5700 бала атлап керде. Аларның 119ы данлыклы тарихы булган һәм берсеннән-берсе талантлы, милли җанлы кадрлар тәрбияләп чыгарган Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназиядә белем алачак.

"Сез - милләтебезнең, илебезнең киләчәге. Үзегезгә кадәр укыган абый-апаларыгызның лаеклы дәвамчысы һәм алмашчысы булырга тиешсез. Сынатмагыз!" - дип хәер-фатихасын бирде балаларга тантаналы линейкада гимназия директоры Фирдүсә Әюпова.

Укучылар һәм укытучылар өчен 1 сентябрь икеләтә бәйрәм булды, чөнки быел белем йортының гимназия булып эшли башлавына 25 ел тулды. Коллективны һәм балаларны әлеге истәлекле вакыйга белән котларга зур кунаклар - шәһәр хакиме Васил Шәйхразиев, мәгариф һәм яшьләр эшләре идарәсе башлыгы Рамил Хәлимов, шәһәр советы депутатлары да килде.

"Белем дөньясына аяк баскансың икән, укырга, яңа һөнәрләр үзләштерергә кирәк. Аннан буш кул белән чыгу ярамый! Уку сезгә шатлык-бәхет китерсен, лаеклы шәхесләр булып, җәмгыятебезгә хезмәт итәргә язсын сезгә", - дип изге теләкләрен ирештерде укучыларга шәһәр башлыгы. Ә моның өчен гимназиядә бар мөмкинлекләр дә булдырылган. Гыйльми эшләре, укыту тәҗрибәсе белән ил һәм республикакүләм уңыш казанган тәҗрибәле педагоглар коллективы үзе генә дә ни тора! Өстәвенә, биредә берьюлы берничә мәгариф проекты да уңышлы тормышка ашырыла. Профильле белем бирү дисеңме, укучыларның саулыгын тәэмин итүне күздә тоткан юнәлешләрме, заманча мәгълүмати технологияләр белән эш итү алымнарымы, "Милли мәгариф, мәдәният, гореф-гадәтләр" программасымы - барысы да нәтиҗәле һәм тулы куәтенә эшли.

Җәмәгать эшендә актив, сәяси сизгерлеккә, оештыру сәләтенә ия укучыларны туплаган үзидарә мәктәп советы да аерым игътибарга лаек. Бүгенге тамаша да нәкъ менә әлеге совет әгъзалары тырышлыгы белән оештырылды. Мәгълүм булганча, инде яз аенда ук Васил Шәйхразиев 1 сентябрь линейкаларын нәкъ менә аларга үткәрү бурычын йөкләгән иде. Әйтергә кирәк, укучылар әлеге биремне җиренә җиткереп үтәгән. 1906 елга ук барып тоташучы 2нче гимназиянең тарихын һәм киңкырлы эшчәнлеген алар концерт һәм спорт номерларына төреп ирештерде. Аннары инде укучылар, шатлык катыш дулкынлану хисләре белән, сыйныфларга таралышты.

Быел барлыгы калабыз мәктәпләренә 49 мең бала укырга килде. Аларның һәммәсенә дә белем үрләрен яулаганда зур тырышлык, сабырлык, имтиханнарда сыналмауларын телисе килә. Имтиханнар дигәннән, инде киләсе елдан башлап, укучылар Бердәм дәүләт имтиханнарын яңача тапшыра башлаячак. Мисалга, рус теле буенча сынау тестларыннан әзер җавапны гына сайлау мөмкинлеге бетерелеп, сочинение язарга туры киләчәк. Бу баланың БДИ тапшырырга әзерме, түгелме икәнлеген һәм укучыны имтиханга кертү-кертмәүне билгеләүче фактор булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев