Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кадерле хатын-кызлар!

Сезне чын күңелдән язның иң гүзәл бәйрәме - 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйм. Сез, гүзәл затларыбыз, янәшәбездә булганга, яшәешебез тагын да яктырак, җылырак һәм шәфкатьлерәк. Сез өйләребезнең ямен, гаиләләребезнең бөтенлеген саклап яшисез. Иң изге теләкләребез газиз әниләребезгә барып ирешсен. Аларның йомшак куллары безгә күпме наз, мәхәббәт бүләк...

Сезне чын күңелдән язның иң гүзәл бәйрәме - 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйм. Сез, гүзәл затларыбыз, янәшәбездә булганга, яшәешебез тагын да яктырак, җылырак һәм шәфкатьлерәк. Сез өйләребезнең ямен, гаиләләребезнең бөтенлеген саклап яшисез. Иң изге теләкләребез газиз әниләребезгә барып ирешсен. Аларның йомшак куллары безгә күпме наз, мәхәббәт бүләк итә, язмыш җилләреннән ышыклап, иңнәребездән кочып тормыш юлына алып чыга, кайгыртучан күз карашы гомер буе язмыш җилләреннән ышыклап яши!

Хөрмәтле хатын-кызларыбыз! Сез һөнәри осталыгыгыз, талантыгыз, фидакарь хезмәтегез белән Чаллыбызны үстерүгә, җәмгыятьнең рухи кыйммәтләрен саклауга лаеклы өлеш кертәсез. Халык хуҗалыгының барлык өлкәләрендә - фән, икътисад, спорт, сәнгать һәм иҗат буенча ирешкән уңышларыгыз сокландыра. Сезнең җаваплылыкта бүген үсеп килүче яшь буынны тәрбияләү, халыкны социаль яклау, сәламәтлеген саклау кебек иң мөһим бурычлар.

Без Бөек Ватан сугышының бөтен авырлыгын иңнәрендә алып чыккан, инде олы яшькә җиткән ветеран әбекәйләребезгә ихлас рәхмәтебезне җиткерәбез. Шәһәребезне, КАМАЗны төзегән хезмәт батырларына хөрмәтебез зурдан. Сез бүген дә акыллы киңәшләрегез, тормыш тәҗрибәгез белән безгә балалар үстерергә, оныклар тәрбияләргә ярдәм итәсез. Тормышны, яшәешне чиксез яратуыгыз белән безне яңа үрләргә әйдисез.

Кадерлеләребез, язның беренче бәйрәме белән котлап, барыгызга да Яр Чаллы ир-егетләренең соклануын, ихтирамын җиткерәм. Сәламәтлек, рух ныклыгы, өмет-куаныч тулы якты матур тормыш телим. Бәхетле булыгыз!

В.Шәйхразиев,

Яр Чаллы шәһәре хакиме.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев