Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кадерле яшь дуслар, укучылар һәм студентлар! Хөрмәтле мәгариф хезмәткәрләре һәм ветераннары, ата-аналар!

Сезне ихлас күңелдән Белем бәйрәме белән котлыйм. Мәктәп еллары ул кеше гомеренең сагынып искә алырлык, имин киләчәккә төпле нигез кора торган мөһим бер чоры. Белем - бөек нәрсәләрнең иң гүзәле. Ул - ялгыз калганда иптәш, чит җирләрдә сердәш, дуслар янында байлык, тотрыклы тормышка баскыч. Җәмгыятебезгә һәрвакыт яңа офыкларга юл яра...

Әлеге җаваплы эшкә җаны-тәне белән бирелгән мөгаллимнәребезгә тирән хөрмәт хисләремне белдерәм. Көч һәм энергиягезне, акыл һәм тәҗрибәгезне түкми-чәчми киләчәк буынны тәрбияләү өчен юнәлтүегезгә чиксез рәхмәт сезгә.

Яңа тормышка аяк басучы беренче сыйныф укучылары һәм тәүге тапкыр студент таныклыгын кулына алучы яшьләребезгә дә иң изге теләкләремне юллыйм. Белегез: шәһәрнең үсеше сезнең тырышып укуыгызга, куйган максатларыгызга ирешүегезгә бәйле. Өметләребезне акларсыз, дип уйлыйм.

Барыгызга да бәхет, сәламәтлек, сабырлык һәм үз көчегезгә ышаныч телим! Яңа уку елы бары тик уңышлар гына алып килсен!

Наил МӘҺДИЕВ

Яр Чаллы шәһәре хәкиме

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев