Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

"КАМАЗ" белән "Внешэкономбанк" хезмәттәшлек турында килешү төзеде

Бүген Чаллыда «КАМАЗ» җәмгыяте һәм «Внешэкономбанк» дәүләт корпорациясе арасында экспорт стратегиясе буенча хезмәттәшлек өлкәсендә килешүгә кул куелды. Бу тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм банк рәисе Сергей Горьков, «КАМАЗ» компаниясе генераль директоры Сергей Когогин, Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһиев һәм башка рәсми затлар катнашты.

Чаллы автогигантына килү белән Рөстәм Миңнеханов һәм Сергей Горьков төп җитештерү объектларында булды. Аерым алганда, кунаклар «КАММИНЗ КАМА» уртак предприятиесен, двигательләр заводын, төп җыю конвейерын, кабиналар җитештерү буенча яңа завод төзелешен, шулай ук «КАМАЗ» җәмгыятенең фәнни-техник үзәген карады. Автозавод җитәкчелеге октябрь ахырында автомобильләр сату 25 мең данәгә артуын җиткерде. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, үсеш 22 процентны тәшкил иткән. Ел ахырына кадәр 34 мең йөк техникасын сату ниятләнелә. «КАМАЗ» илдә җитештерелүче авыр йөк автомобильләре базарында лидер булып тора: хәзерге вакытта бу өлкәдә компаниянең өлеше 58 процентка җитә. Гыйнвар-октябрь айларында компаниянең табышы 91 млрд сумнан артып киткән. Бу узган ел күрсәткечләре белән чагыштырганда, 27 процентка артып киткәнлекне дәлилли. Җитештерү линияләрен караганнан соң «КАМАЗ» компаниясе һәм «Внешэкономбанк» арасында Хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында, «КАМАЗ» җәмгыяте генераль директоры Сергей Когогин һәм «Внешэкономбанк» рәисе Сергей Горьков документны имзалады. Журналистлар сорауларына җавап биргәндә, Рөстәм Миңнеханов «Внешэкономбанк» белән республикада инде уңышлы башкарылган проектлар булуын һәм әлеге юнәлештә эшнең дәвам итәчәген билгеләп үтте. «Безнең «КАМАЗ» һәм «Форд Соллерс» заводларын, «Аммоний» комплексын үстерүдә планнар зур. Моннан тыш, силикон һәм сапфир җитештерү ниятләнелә, - диде Президент. - Минем «Внешэкономбанк» җитәкчелегенә әлеге проектларда актив катнашулары өчен рәхмәтемне җиткерәсем килә».

Сергей Горьков үз чиратында килешү имзалануын «Внешэкономбанк» һәм «КАМАЗ» компаниясенең алга таба хезмәттәшлегендә бик мөһим булуын өстәп әйтте. «Әгәр дә элек безнең багланышлар аерым бер эш башкару өчен булса, хәзер без эшне системалы рәвештә алып бара алабыз, - дип билгеләп үтте ул. - Безнең бурыч - "КАМАЗ"га экспорт күләмен арттыруда ярдәм итү. Хәзер бу күрсәткечләр елына 6 мең автомобиль сату дәрәҗәсендә. Саннарны 2-3 тапкырга арттырырга кирәк. Чаллы автозаводының яңа модельләре "КАМАЗ" компаниясенә Якын Көнчыгыш, Азия, Африка һәм Латин Америкасы илләре базарларына чыгарга ярдәм итәчәк». Сергей Когогин «Внешэкономбанк» ярдәме белән «КАМАЗ»ның экспорт базарында заманча эшләү мөмкинлеге тууын билгеләп үтте. Аннан башка Кама автозаводының бары алдан түләү юлы белән генә эшләгәнлеге әйтелде. Хәзер исә страховкалау мөмкинлеге булганлыктан, «КАМАЗ» үзенең йөк машиналарын экспортка чыгаруны шактый арттырган.

http://www.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев