Шəhри Чаллы

КАМАЗ – ил горурлыгы

Россияне, Татарстанны, Чаллыны КАМАЗдан башка күз алдына да китереп булмый. Ул Кама буенда урнашкан ак калабызның символына әйләнде. Чит илләрдә дә Татарстанны автогигант аша беләләр. Ул 1969 елда йөк машиналары җитештерүче заводлар комплексы буларак барлыкка килде. 1990 елда акционерлык җәмгыяте итеп үзгәртелде. 45 еллык юбилей көннәре якынайган саен, шанлы төзелеш,...

Россияне, Татарстанны, Чаллыны КАМАЗдан башка күз алдына да китереп булмый. Ул Кама буенда урнашкан ак калабызның символына әйләнде. Чит илләрдә дә Татарстанны автогигант аша беләләр. Ул 1969 елда йөк машиналары җитештерүче заводлар комплексы буларак барлыкка килде. 1990 елда акционерлык җәмгыяте итеп үзгәртелде. 45 еллык юбилей көннәре якынайган саен, шанлы төзелеш, тарихи вакыйгалар күңелдә яңара.

1976 елның 16 февралендә беренче йөк автомобиле чыкты. Шуннан бирле 2 миллионнан артык машина һәм 2,8 миллион двигатель ясалды. Россия һәм БДБ илләрендәге кулланылыштагы һәр өченче йөк машинасын "КАМАЗ"лар тәшкил итә. Аларны дөньяның 80 илендә кулланалар.

Бүген Чаллыда КАМАЗ заводы төзелү турында төрле фикерләр йөри. Әмма аның үз вакыты өчен әһәмиятле вакыйга булганлыгы бәхәссез.

1969 елда КПСС Үзәк комитеты һәм СССР Министрлар советы Чаллыда йөк машиналары заводы төзү турында карар кабул итә. Каланың Кама һәм Идел елгалары янында һәм төбәктә данлыклы "КамГЭСэнергострой" төзелеш оешмасы булу әлеге карарны тормышка ашыруда хәлиткеч күрсәткечләр булып тора.

Гигант төзелешкә элеккеге СССРның барлык төбәкләреннән 70тән артык милләт вәкиле килә. Ике меңнән артык предприятие, министрлыклар һәм ведомстволар КАМАЗ заказы буенча эшли. Төзелеш мәйданында 100 меңнән артык кеше хезмәт куя. Автозавод үз заманы өчен югары технологик җиһазлар белән баетыла. Бу эштә 700дән артык чит ил фирмасы, шул исәптән, бөтен дөньяга танылган "Свинделл-Дреслер", "Холкрофт", "Сикаст", "Ингерсолл Рэнд", "Буш", "Хюллер", "Либхер", "Морандо", "Эксцелла", "Фата", "Рено" һәм башка компанияләр катнаша.

Әйе, КАМАЗ буш урында барлыкка килә. Җирне тигезләү өчен төзүчеләр миллион кубометр грунт китереп җәяләр. 1969 елның 13 декабрендә Кама автозаводы төзелеше өчен беренче чүмеч җир алына. Шулай итеп, елына 150 мең йөк машинасы һәм 250 мең двигатель ясауга исәпләнгән завод төзелә башлый.

Завод белән бергә коммуналь мәсьәләләр дә хәл ителә. КАМАЗ йөз меңләгән кешене бараклардан һәм коммуналь тораклардан барлык уңайлыклары булган фатирларга чыгара. Заманча уку йортлары, күпсанлы социаль-мәдәни объектлар төзелә. КАМАЗ аркасында Кама буенда көчле сәнәгать һәм фәнни-техник үзәк барлыкка килә, авыл хуҗалыгы зонасы үсә. Ел саен шәһәрдә халык саны 30-40 меңгә арта.

КАМАЗ төзелгәнче Чаллыда 27 мең кеше яшәсә, 90нчы еллар уртасында бу сан 530 меңнән артып китә. Аларның барысына да яшәр өчен уңайлы шартлар тудырыла.

Бүген дә КАМАЗ - шәһәр бюджетын формалаштыручы предприятиеләрнең берсе. Сергей Когогин җитәкчелегендәге коллектив икътисадый кыенлыкларны җиңеп, йөк машиналарының төрле модельләрен җитештерүен дәвам итә. Шөкер, соңгы елларда автогигантны Россия хөкүмәте ярдәменнән ташламый. Автогигант дәүләт заказларын үтәп, бюджетларга салымнарны үти. Чаллының социаль-икътисадый тормышына үз өлешен кертә.

Бүген КАМАЗның 45 еллыгы уңаеннан, Орган залында тантаналы җыелыш була. Бәйрәм кунаклары тарихи музей экспонатлары белән таныша алалар. КАМАЗ төзелешенең 45 еллыгына багышланган спектакль күрсәтелә. Анда төп рольне танылган артист Никита Высоцкий башкара. Сергей Никитин һәм "Провинция" оркестры катнашындагы концерт та кунаклар күңеленә хуш килер.

Тантанада автогигантның алдынгы хезмәткәрләрен бүләкләү дә була. Юбилей уңаеннан башка чаралар да үткәрелә. Хезмәткәрләр бәйрәм рухы белән эшләсеннәр! КАМАЗ киләчәктә дә илебезнең горурлыгы булып калсын, кыенлыкларны җиңеп, алга барсын иде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: