Шəhри Чаллы

«КАМАЗ-Мастер» – Африка марафонында

Франциянең көньягында Africa Eco Raсе-2015 халыкара ралли-марафоны старт алды. Катнашучылар административ һәм техник тикшерүләр узды һәм Испаниягә юнәлде. Алар паромда Марокконың Надор портына барачак, анда 30 декабрьдә узышларның беренче этабы башлана. Africa Eco Raсе-2015 раллиеның иң яхшы узышчылары титулы өчен 29 мотоузышчы, внедорожникта һәм баггида 32 экипаж, шулай ук 9...

Франциянең көньягында Africa Eco Raсе-2015 халыкара ралли-марафоны старт алды. Катнашучылар административ һәм техник тикшерүләр узды һәм Испаниягә юнәлде. Алар паромда Марокконың Надор портына барачак, анда 30 декабрьдә узышларның беренче этабы башлана. Africa Eco Raсе-2015 раллиеның иң яхшы узышчылары титулы өчен 29 мотоузышчы, внедорожникта һәм баггида 32 экипаж, шулай ук 9 йөк машинасы сынаша. Йөк машиналары арасында иң көчлеләрдән саналган «КАМАЗ-Мастер» командасы, быел Africa Eco Raсе-2015 халыкара ралли-марафонда ике экипаж белән чыгыш ясый: дизель ягулыгында йөрүче "КАМАЗ" белән Антон Шибалов, ә газга көйләнгән "КАМАЗ" белән Сергей Куприянов идарә итә. Табигый газда йөрүче спорт автоомбиле берене тапкыр Африка марафонында катнаша, - дип хәбәр итә команда матбугат хезмәте.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: