Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

“КАМАЗ-Мастер” – чемпион

"КАМАЗ-Мастер" командасы ел дәвамында Россияне, Татарстанны, Чаллыны данлый. Ел башында "Дакар" ярышларын күзәтеп барабыз. Гадәттә, гыйнвар уртасында Чаллы спортчылары Чаллыга җиңү белән кайтып, җанатарларын сөендерә. Аларның уңышы белән Татарстан, шәһәр халкы горурлана. Ел дәвамында узган төрле ярышларда да "КАМАЗ-Мастер" командасы егетләре сынатмый, ярышларда призлы урыннар яулыйлар. Газета укучыларыбыз аларның уңышларыннан...

"КАМАЗ-Мастер" командасы ел дәвамында Россияне, Татарстанны, Чаллыны данлый. Ел башында "Дакар" ярышларын күзәтеп барабыз. Гадәттә, гыйнвар уртасында Чаллы спортчылары Чаллыга җиңү белән кайтып, җанатарларын сөендерә. Аларның уңышы белән Татарстан, шәһәр халкы горурлана. Ел дәвамында узган төрле ярышларда да "КАМАЗ-Мастер" командасы егетләре сынатмый, ярышларда призлы урыннар яулыйлар. Газета укучыларыбыз аларның уңышларыннан хәбәрдар.

Шушы көннәрдә тагын бер шатлыклы вакыйга булды. "КАМАЗ-Мастер" егетләре - пилот Антон Шибалов, штурман Андрей Мокеев һәм механик Игорь Леонов автомобиль спорты буенча Россия чемпионнары булдылар. Аларга Россиянең иң оста автомобильчеләре, спортчылары, тренерлары, журналистлары һәм артистлары катнашында Мәскәүдә узган тантанада бүләкләр тапшырдылар. Моннан тыш, команда "Тотрыклылык һәм осталык" номинациясендә дә бүләкләнде. Команда җитәкчесе, "Дакар" ярышларының җиде тапкыр чемпионы Владимир Чагинга бүләкне Россиянең танылган композиторы, продюсер Виктор Дробыш тапшырды. Шунысын да әйтергә кирәк, пилот Антон Шибаловның бу өченче тапкыр чемпион булуы. Андрей Мокеев исә ике тапкыр чемпион исеме алды. Бүләкләү тантанасында РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина, "КАМАЗ" АҖ генераль директоры Сергей Когогин катнашты.

"КАМАЗ-Мастер" командасы чираттагы "Дакар-2016" ярышларында да сынатмас, шәһәрдәшләрне үзенең яңа җиңүе белән сөендерер, дип ышанабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев