“КАМАЗ-мастер” командасы зур ярыштан ике елга тайм-аут ала
"КАМАЗ-мастер" командасы "Дакар" ралли-автомарафонында алдагы ике елда катнашмаска мөмкин. Бу хакта матбугат конференциясендә "КАМАЗ" автогигантының генераль директоры Сергей Кагогин хәбәр итте. -Без бу бәйгедән бөтенләй китмибез, бары тик "Дакар"да катнашмыйбыз,- диде ул- ә башка ярышларда, узышларда катнашырга уйлыйбыз. Безне беркем дә чикләми. "Дакар"ны оештыручыларның безгә карата тискәре карашы безгә шундый...
"КАМАЗ-мастер" командасы "Дакар" ралли-автомарафонында алдагы ике елда катнашмаска мөмкин. Бу хакта матбугат конференциясендә "КАМАЗ" автогигантының генераль директоры Сергей Кагогин хәбәр итте.
-Без бу бәйгедән бөтенләй китмибез, бары тик "Дакар"да катнашмыйбыз,- диде ул- ә башка ярышларда, узышларда катнашырга уйлыйбыз. Безне беркем дә чикләми. "Дакар"ны оештыручыларның безгә карата тискәре карашы безгә шундый карарга килергә этәрде.
Генеральдиректор сүзләренчә, раллида катнашучы автомобилләрнең двигателләрен дә яңартырга кирәк. "КАМАЗ-мастер" инде биш ел буе узыш автомобилләренең "йөрәген" алыштырмаган икән. Ә ул инде техник күрсәткечләр ягыннан искергән булып санала. Кагогин cпорт моторы-бер миллион евро торган яңа двигатель иҗат итү турында эш алып барылганын әйтте.
-Без инде Libherr фирмасы белән спорт моторы ясап аны зур йөк машиналарында сынап карадык. 2018 ел башыннан һичшиксез 13 литр сыешлы ике узыш автомобильебез булачак.- диде Сеогей Кагогин.
"КАМАЗ-мастер" командасын ел буе тотар өчен 10 миллион доллар кирәк булуы хакында да җитәкче ачыктан-ачык бәян итте. Узыш командасы хәзер финанс кытлыгы сәбәпле бик "туеп" сикерә алмый икән, бераз кысыла төшеп булса да автогигант данын яклау эше дәвам ителәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев