Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

“КамАЗ-Мастер” командасын Чаллыда тантаналы төстә каршы алдылар

Бүген төнлә "Бигеш" аэропортында "Дакар" һәм "Африка Эко Рейс-2017" халыкара ралли-рейдларында җиңү яулаган "КамАЗ-Мастер" командасын тантаналы шартларда каршы алдылар. Алар белән багги зачетында өченче урын алган Равил Маганов та кайтты.

Җиңүчеләрне каршы алу тантанасында Автошәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Абдуллин, Татарстанның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм буенча министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, , "Камаз" генераль директорының беренче урынбасары Юрий Герасимов, шулай ук күпсанлы туганнары һәм җанатарлар командасы катнашты.

Әлеге команданың "Дакар"да 14 нче тапкыр җиңүе һәм "Africa Eco Race" раллиенда 4 нче җиңүе Россия автоспорты тарихына алтын хәрефләр белән язылачак. "Дакар" раллиенда Эдуард Николаев, Евгений Яковлев, Владимир Рыбаков экипажы 1 нче булды, Дмитрий Сотников, Руслан Әхмәдиев, Игорь Леонов экипажы 2 нче урын алды. "Africa Eco Race-2017" ралли-марафоны нәтиҗәләре буенча йөк машиналары категориясендә Андрей Каргинов, Андрей Мокеев, Дмитрий Никитин экипажы 1 нче урын алды, Сергей Куприянов, Александр Куприянов, Анатолий Танин - 4

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев