Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

КАМАЗлар белән ВАЗлар да газга күчә

Бүген "КАМАЗ" да («Ростех» дәүләт корпорациясенә керә) РФ Президентының тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич катнашында Идел Буе федераль округында газ-мотор ягулыгын үстерү мәсьәләсе буенча киңәшмә үтте. Чарада Россиянең Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров, РФ энергетика министры Александр Новак, РФ транспорт министры Максим Соколов, Идел буе федераль округының төбәк башлыклары,...

Бүген "КАМАЗ" да («Ростех» дәүләт корпорациясенә керә) РФ Президентының тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич катнашында Идел Буе федераль округында газ-мотор ягулыгын үстерү мәсьәләсе буенча киңәшмә үтте.

Чарада Россиянең Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров, РФ энергетика министры Александр Новак, РФ транспорт министры Максим Соколов, Идел буе федераль округының төбәк башлыклары, шул исәптән Татарстан республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, шулай ук нефть-газ компанияләре, транспорт чараларын һәм авыл хуҗалыгы техникасын җитештерү буенча предприятиеләр җитәкчеләре катнаштылар.

Киңәшмәдә катнашучылар газ тутыру мәсьәләләренең хәзерге торышы һәм үсеше, газ-мотор ягулыгын куллануны арттыру буенча региональ программаларны гамәлгә ашыру һәм әлеге өлкәдә норматив хокук базасын камилләштерүгә юнәлдерелгән чаралар турында фикерләштеләр. Зур игътибар транспортка бирелә: аеруча табигый газ-мотор ягулыгыннан файдаланучы пассажир транспортын эксплуатацияләү максаты белән серия автомобильләрен җитештерүне оештыру перспективалары каралды.

Илтимер

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев