Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

КАМАЗ–Мәскәүне яулый

Мәскәү урамнарында ике ай буе КАМАЗ-6282 электробусы сынаулар узачак. Автогигантның яңалыгы булган бу җир өсте транспортын "Мосгортанс" идарәсе киләчәктә үз маршрутларында сынап карарга булды. Электробус хәзер Т2 дип аталган маршрут буенча йөри.

КАМАЗ-6282 электробусы пассажирларга йөрү өчен уңайлы итеп ясалган, идәне тәбәнәк, күзәтеп бару өчен видеокамералар куелган, спутник элемтәсе урнаштырылган. 85 кешене сыйдыра. Сәгатенә 65 километр тизлектә бара ала. Ул экологик яктан чиста һәм тавышсыз транспорт. Электробус аз чыгымлы, дизель ягулыгына караганда ике тапкыр очсызрак.Сынаулардан соң башкала җитәкчеләре безнең КАМАЗ-6282 ны күпләп сатып алырга уйлыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X