Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Каникуллар хәвефсез узсын

Мәктәп укучыларының түземсезлек белән көтеп алган җәйге каникуллары башланды. Куркынычсызлык буенча инструктаж быел онлайн режимда узды.

Мәктәп укучыларының түземсезлек белән көтеп алган җәйге каникуллары башланды. Билгеле булганча укулар тәмамланыр алдыннан барлык мәктәпләрдә дә юлларда йөрү куркынычсызлыгы, көнкүреш әйберләрен куллануда, табигатьтә нинди саклык чаралары күрүнең мөһимлеге, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәү турында аңлатмалар бирелде, укучылар, ата-аналар арасында инструктажлар үткәрелде.

Быел бу чаралар онлайн режимда үтте.

Тик аңлатуларга колак салмаучы ата-аналар да, балалар да җитәрлек. 1 июнь халыкара балаларны яклау көнендә республикабызның төрле төбәкләрдән балаларның бәхетсезлеккә юлыгулары турында тетрәндергеч хәбәрләр килеп тора. Мәсәлән, Актанышта елага буенда үләннәр белән капланган 6 яшьлек малай мәете табылган. Коронавирус инфекциясе таралмасын өчен быел мәктәп яны һәм шәһәр яны лагерьләре дә әлегә эшләми. Шунлыктан профилактика чараларына игътибарны арттырырга кирәк. Әти-әниләре эштә вакытта балалар үзләре генә балыкка, табигатькә чыгалар. Куркынычсызлык кагыйдәләрен балаларга гел искәртеп тору, бәхетсезлек очракларын киметер. Хәзер балаларла да өлкәннәр дә велосипедларда, электрон самокатларда йөриләр. Ләкин юл һәлакәте иминлеге кагыйдәләрен үтәмиләр. Алар юл аша чыканда велосипед, самокатларны куллары белән тотып алып чыгарга тиешләр, тик күбесе велосипед белән тизлекне киметмичә йөриләр. Республикабызның бер бистәсендә велосипедчы бәреп еккач бер кызның ике кулы да сынган.

Шырпы белән уйнарга ярамый дигән сүз дә көн дә кабатланып, аның белән уйнауның нинди фаҗигагә китерәчәген дәлилләгән фактлар белән расланырга тиеш. Кызганыч, мондый бәхетсезлекләр булып тора. Алрандан соң безгә билгеле нәтиҗәләр чыгарып уйланырга кирәк. Күп очракта кечкенә балалар өлкәннәр гамәлен кабатлап карарга ярата. Шуңа да, балалар алдында саксыз гамәлләр кылмаска, аларга һәрнәрсәдә куркынычсызлык таләпләрен үтәү мөһимлеген аңлатырга кирәк. Балаларны ут белән шаярудан кабат-кабат кисәтегез!

Ташландык төзелеш объектлары да бәхетсезлек урыны булырга мөмкин. Узган ел шәһәребездә бер яшүсмер кыз  “сакаллы” объектта вафат булган иде.

Сулыклар, елга буйларында да саклану артык булмас. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре кызыну, коену урыннарында рейдалар үткәрәләр. Коену сезоны рәсми төстә ачылгач, комлыкларда битлексез йөрү рөхсәт ителәчәк диләр.

Шунысын да әйтергә кирәк, шәһәрдә халыкның иминлеген тәэмин  өчен җәйге коену сезонына әзерлек буенча чаралар планы нигезендә, “Навигатор” балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе базасында коткаручыларны укыттылар. Чулман елгасы яр буенда пляжлар һәм ял итү урыннарын ачу планлаштырыла торган биш төрле оешмадан барлыгы 32 коткаручы белемнәрен ныгытты. Матрос-коткаручыларны әзерләү программасы теоретик әзерлекне дә, коткару җиһазлары белән күнегүләрне гамәли башкаруны да үз эченә алган иде. Шулай ук һәр коткаручы суда зыян күрүчегә махсус тренажер-манекен кулланып беренче ярдәм күрсәтү буенча практикада зачетлар тапшырды. Дәресләрне “Коткаручыларны әзерләү” укыту үзәге өстәмә һөнәри белем бирү автоном учреждениесенең профессиональ коткаручылары үткәрде. Барлык укучылар да зачетларны уңышлы тапшырдылар, пляжларда һәм шәһәр халкы күпләп ял итә торган урыннарда эшләргә рөхсәтләр алдылар.

Җәйге яллар хәвефсез үтсен дисәң, ата-аналар да, балалар да үзләренең тормышларын куркыныч астына куймыйча, иминлек кагыйдәләрен үтәсеннәр. Беребез дә, Аллаһы Тәгаләнең  “Сакланганны саклармын”, - дигәнен истән чыгармасак иде. 

Зөлфия Галим

 

Фото: Ачык чыганаклардан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация

2
X