Шəhри Чаллы

Канун проекты камил түгел

Россия Дәүләт Думасының соңгы сессиясендә куркынычсызлык комитеты җитәкчесе Ирина Яровая белән Федерация Советының оборона комитеты рәисе Виктор Озеров тарафыннан эшләнелгән "Террорчылыкка каршы..." канун проекты күпчелек тавыш белән икенче һәм өченче укылышта кабул ителде.

Әлеге канунны эшләүчеләр документның төп максаты илне халыкара террорчылыктан саклау дисәләр дә, ул сәясәтчеләр һәм халык арасында каршылыклы фикерләр тудырды. Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев ТР парламентында Татарстанга бу канун проектын яклауга ашыкмаска һәм РФ Федерация Советы спикеры Валентина Матвиенко исеменә тиешле мөрәҗәгать җибәрергә киңәш итте.

Минтимер Шәриповичны беренче чиратта әлеге канундагы "миссионерлык эшчәнлеге" дигән төшенчә борчый. Аның фикеренчә, канун ашыгычлык белән кабул ителгән. Ул чынбарлыктан аерылган, анда аңлашылмый торган пунктлар күп, шуңа күрә аны камилләштерергә кирәк.

Халык арасында да "миссионерлык эшчәнлеге" бәхәс тудырды. Яңа канунда, мәсәлән, миссионерлык белән фәкать теркәлгән оешмалар һәм төркемнәр генә шөгыльләнә ала дигән пункт бар. Намаз уку, дини йолалар белән бәйле чаралар теркәлмәгән урыннарда узса, канун бозылган дип санала. Моның өчен 2 миллион сум штраф салына.
Федерация Советы хуплап карар кабул итсә һәм РФ Президенты әлеге канун проектына имза куйса, 2018 елның 1 июленнән "миссионерлык эшчәнлеге" дигән төшенчә тормышыбызга үтеп керәчәк. Депутатлар фикеренчә, моңа махсус биналардан, зиратлардан, дини мәктәпләрдән тыш башка җирләрдә узган чаралар керә. Ягъни хәзер теге яки бу оешмада тормаган кешеләргә дини мәгълүматлар тарату миссионерлык булып санала. Мондый эшләрне торак йортларда башкарырга ярамый. Чит илдән килгән миссионерлар да үзләрен чакырган оешма теркәлгән субъектларда гына эшли алалар.

Ифтарны, никах мәҗлесләрен ничек үткәрергә? Һәр диннең үзенең үзенчәлекләре бар бит. Халык вәкилләре нигә боларны истә тотмады икән...
Татарстанның дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев: "Бу канунны кабул итмәскә дигән сүз түгел. Думага яңа депутатлар килә, алар карарлар. Безнең вәкилләр үз фикерләрен җиткерергә тиешләр", - дип искәртте. Аның фикерләрен Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да яклап: "Әлеге канун проектының кайбер өлешләре тормыш чынбарлыгына каршы килә. Татарстаннан сайланган Федерация Советы әгъзалары Илдус Әхмәтҗанов белән Олег Морозов безнең тәкъдимнәрне федерация утырышында җиткерергә тиешләр", - диде.

Шәһәрдәшләребез дә әлеге канун проектына битараф түгел.

Гөләндәм Моратова, лаеклы ялдагы укытучы:

- Мин укытучы булып лаеклы ялга чыктым. Аннары Ислам дине буенча яши башладым. 25 ел инде дин гыйлеме алуымны дәвам итәм һәм шуңа инандым: дин халыкны тәртипкә, әхлакка өйрәтә. Соңгы елларда шуны аңлаган кешеләр ислам дине кануннары буенча яши башладылар. Бу канун проекты безне бик борчый. Хәзер өйләрдә никах, балага исем кушу, мәрхүмнәрнең 40 көнен, елын уздыру мәҗлесләре канунны бозу булып саналамы? Россия Президенты халык һәм сәясәтчеләрнең фикерен тыңлаганнан соң гына, әлеге документка имза куярга тиеш дип уйлыйм.

Айдар Галиуллин, эретеп ябыштыручы:

Әти-әнием Шәригать кануннары буенча яшәсәләр дә, мин диндә түгел. Ләкин нинди генә канун кабул ителсә дә, ул халык өчен кирәкле һәм файдалы булырга тиеш.

Алсу Вилданова, мәктәп укучысы:

Мин быел Аллаһының рәхмәте белән намаз укый башладым. Ураза да тотам. Дума депутатларының мондый канун кабул итүләрен демократиянең чигенеше дип саныйм. Коммунистик режим кире кайтыр микәнни?

Гөлҗиһан Хөснетдинова, эшмәкәр:

- Эшмәкәрлек белән шөгыльләнә башлагач, мин сәясәт белән даими кызыксынам. Бу канун проектын кабул итәр алдыннан, Дума депутатлары татар халкының "Җиде кат үлчә, бер кат кис", - дигән мәкален истә тотарга тиеш иделәр. Канун кабул ителгәч, сәясәтчеләрнең фикере аны үзгәртә алуына шикләнәм.

Зөлфия ГАЛИМОВА

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: