Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кар сынавын дәвам итәчәк

Автомобиль юллары предприятиесендә эшләрне тәүлек дәвамында оештыралар. Шәһәр урамнарына төнлә 50 техника чыгарылды, көндез 113 берәмлек техника проспектларны, ишегалларын кардан чистарта.

Март аена аяк бассак та, кыш әле чигенергә уйламый.  Синоптиклар алдагы көннәрдә тоташ кар явачак дип фаразлый. Мондый һава торышы җәяүле һәм машина йөртүче шәһәрдәшләребез өчен уңайсызлыклар тудыра. Ә торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре һөнәри осталыкта сынала.

Автомобиль юллары предприятиесендә эшләрне тәүлек дәвамында оештыралар. Шәһәр урамнарына төнлә 50 техника чыгарылды, көндез 113 берәмлек техника проспектларны, ишегалларын кардан чистарта.

«Чаллыстройремонт» идарә компаниясенә караган 4 нче санлы торак ремонт-эксплуатация участогында да эш оешкан төстә алып барыла. Алар 28нче, 29нчы комплексларга хезмәт күрсәтә. Директор урынбасары Яна Плотникова сүзләренчә, аларның үз кар чистарту техникасы юк.

– Килешү нигезендә грейдерлар, экскаваторлар яллап эшлибез, – дип аңлата Яна Николаевна. – Һава торышына карап, бер яисә ике техника алабыз. Көненә дүрт йорт территориясе чистартыла. Бер йортка ике сәгать вакыт кирәк.

Бу участок хезмәт күрсәтә торган йортларның ишегалларында тәртип. Элек яуган карларны чистартып бетерделәр. Әнәс Гәрәев 29/09 йортында утыз елдан артык яши.

– Безнең йорт территориясе һәрвакыт тәртиптә. Мин ишегалды юллары торышы белән бик канәгать, – дип мактый ул. –  Без бит инде өлкән  кешеләр, безгә йөрергә дә җиңел түгел. Мин, мәсәлән, таяк белән йөрим, минем өчен юлларның чиста булуы бик мөһим. Безнең җыештыручыга зур рәхмәтемне белдерәм, чөнки ул без йокыдан торганчы ук территорияне ялт иттереп куя.

Сүз Фирдәүс Хәлиуллина турында бара. Ул биредә 27 ел җыештыручы булып эшли. Күрсәткән хезмәтләре өчен аның мактау грамоталары да күп. 

– Мин 8 подъезд җыештырам. Эшемне яратам, – ди Фирдәүс апа. – Көне буе урамда, саф һавада. Бүген дә иртәнге өчтә чыктым, кешеләр эшкә киткәнче дип аларга юл ачтым. Кирәк икән ял көнне дә чыгам. Минем өчен иң мөһиме –  йортта яшәүчеләрнең канәгатьлелеген тою.

Яна Николаевна сүзләренә караганда, аларда җыештыручыларга кытлык юк. Тик кыш көне күп эшчеләре авыру сәбәпле, өзлеклекләр булып тора.

Территорияне чистарту эшен тагын да сыйфатлырак оештыру өчен машина йөртүчеләрнең ярдәме һәм аңлавы кирәк. Алар техникаларын юлда калдырып китәләр. Чистартыр алдыннан һәрвакыт игъланнар элеп куела. Шуңа да карамастан, кайберәүләр аңа игътибар да итми.

–  Бу очракта участковыйга мөрәҗәгать итәбез, аның ярдәме белән машина хуҗасын табып шалтыратабыз, яисә машинаны эвакуатор алып китә, – дип сөйли Яна Николаевна. –  Сүз «подснежниклар» турында бара.

– Без хезмәт күрсәтә торган бистәләрдә өч мәктәп һәм өч балалар бакчасы урнашкан. Шулай булгач, монда машиналар күп йөри, – ди Яна Николаевна. – Ә бу эшне оешкан төстә башкарырга мәҗбүр итә.

Әйтергә кирәк, кайбер фатир хуҗалары үзләре дә чыгып, ЖРЭУ хезмәткәрләренә булышалар. «Аларга рәхмәт димичә, нәрсә әйтәсең тагын? – ди Яна Плотникова. – Андый актив кешеләр булганда эшебезне тизрәк тә, сыйфатлырак та башкарып була».

Яр Чаллы шәһәре администрациясенең сайтында 1-7 март көннәрендә үтәчәк  ишегалларын чистарту графигы белән танышып була. Һава торышына карап бу график үзгәрергә дә мөмкин.

Зөһрә Вәлитова   (автор фотосы)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация