Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Катыргы-кәгазь комбинаты японнарны шаккатырды

Катыргы-кәгазь комбинаты халык предприятиесе Чаллыда иң уңышлы эшли торган предприятиеләрнең берсе. Монда һәрвакыт камиллеккә омтылалар, товар җитештерүдә заманча технологияләр кулланалар. Шушы көннәрдә биредә дүрт клапанлы гофр тартмалар җитештерү өчен комплект линиясе куюга Mitsubishi Heavy Industries фирмасы белән контракт төзелде.

Ике як өчен дә мөһим булган әлеге килешүгә катыргы-кәгазь халык предприятиесе генераль директоры, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Андрей Фомичев һәм Mitsubishi Heavy Industries фирмасының Европадагы вәкиллек генераль директоры Хероюке Кикумото кул куйды.

Белгечләр әйтүенчә, япон линиясе инновацион һәм сыйфат ягыннан уникаль. Моннан тыш, тизлек тә яхшы. Ул бер минут эчендә 350 гофр тартма җитештерә ала. Бу җиһазны комбинатка 2017 елның ноябрендә кайтарырга җыеналар.

Контрактны төзер алдыннан Mitsubishi Heavy Industries фирмасының басма һәм кап ясау җиһазлары бүлекчәсе президенты Масами Шимицу комбинатка килеп китте. Бу аның Россиягә беренче килүе икән! Ул комбинатның эшчәнлеге белән танышуны картон фабрикасыннан башлап җибәрде. Шулай ук гофр тартма һәм кәгазь җитештерүне дә карады. Чит ил кунагы технологик процессны җентекләп өйрәнде.

Масами Шимицуны предприятиедәге җитештерү куәте генә түгел, биредәге социаль өлкә дә шаккаттырды. Ул санаторий-профилакторий, ярдәмчел хуҗалык, балалар мәдәният йорты эшчәнлеген дә карап сокланды. "Бумажник" мәдәният йортында Шимицу әфәнде, ком анимациясе буенча мастер-класста катнашты. Ул япон тематикасына багышланган иде. Кунак шулай ук иҗат коллективлары чыгышын да карады. Аннары комбинаттан алган тәэсирләре белән уртаклашты.

- Монда килгәнче сезнең комбинат турында берни белми идем, - диде Масами Шимицу. - Биредә берничә нәрсәгә шаккаттым. Болар - предприятиенең масштаблары, җиһазларның сыйфаты һәм монда эшләүче кешеләр. Бу минем өчен ачыш һәм көтелмәгән сюрприз булды. Инженер буларак, мин мондагы җитештерүнең оештырылуын бәяли алдым. Бу мин күргән дөньядагы иң эре предприятиеләрнең берсе һәм иң уңышлысы. Mitsubishi Heavy Industries компаниясе җиһазлары киләсе елда куелачак. Мин яңа линия сезнең өметләрне аклар дип ышанам. Безнең хезмәттәшлек уңышлы булыр!

Яңа елга комбинат коллективы шундый куанычлы вакыйгалар белән керә. Дөрестән дә, катыргы-кәгазь комбинаты шәһәребезнең генә түгел, республикабызның да горурлыгы. Андагы җитештерү, социаль өлкә күпләргә үрнәк. Сүз уңаеннан, тиздән биредәге теплицада лимон җыя башлыйлар. Ярдәмче хуҗалык агрономы Любовь Бадыгина әйтүенчә, лимонны фәкать үзләрендә эшләүчеләргә кеше башына бер килограмм гына саталар икән, чөнки килограммы 260 сум булган лимон бөтен кешегә дә җитми. "Бәясе кибеттәгегә караганда югары, әмма аларны чагыштырырга ярамый, чөнки безнең җимеш куактан хезмәткәрләрнең өстәленә китә. Хуш исле лимонның кабыгы нечкә", - ди агроном ханым.

Яңа елда да предприятие уңышлары белән үзенең хезмәткәрләрен генә түгел, шәһәр халкын да сөендерсен.

Зөлфия ГАЛИМ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев