Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кайнар элемтә ачылды

Бу уку елында Бердәм дәүләт имтиханын үткәрүгә әзерлек кысаларында Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы махсус "кайнар линия" булдырды. "Кайнар линия" телефоны аша БДИда катнашучылар, аларның әти-әниләре, шулай ук укытучылар элемтәгә чыга ала. Иимтиханнарга кагылышлы сораулар белән Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы белгечләренә мөрәҗәгать итәргә була. Моннан тыш, "кайнар линия" имтихан...

Бу уку елында Бердәм дәүләт имтиханын үткәрүгә әзерлек кысаларында Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы махсус "кайнар линия" булдырды. "Кайнар линия" телефоны аша БДИда катнашучылар, аларның әти-әниләре, шулай ук укытучылар элемтәгә чыга ала. Иимтиханнарга кагылышлы сораулар белән Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы белгечләренә мөрәҗәгать итәргә була. Моннан тыш, "кайнар линия" имтихан вакытында булган тәртип бозулар хакында да мәгълүматларны кабул итеп алачак. Мөрәҗәгатьләр дүшәмбедән алып җомга көннәрендә иртәнге сәгать 9дан кичке 6га кадәр +7 (843) 294-95-62 телефон номеры буенча кабул ителә. Министрлыкның "кайнар линиясе"дән тыш, мәгариф һәм фән өлкәсендә Күзәтчелек итү буенча федераль хезмәтнең "кайнар линиясе" дә үз эшен башлап җибәрә. Анысына +7 (495) 984-89-19 телефон номеры буенча шул ук көннәрдә 9:00-17:00 сәгатьләрдә шалтыратырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев