Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кечкенә коллективның зур эшләре

Чаллы халкының тормышын беләсең килсә, төзелеш мәйданнарындагы хәлне күзәт. Краннар хәрәкәттә икән, димәк, эш бара. Бетон, эремә төягән куәтле "Камаз"лар каядыр ашыга икән, димәк, яңа йортка нигез салганнар. Элеккеге елларда төзү-монтаж эшләрен берән-сәрән оешмалар гына башкарса, хәзер - ирек. Кирпеч сала, балта тота белгән кеше бригадалар оештырып, коттеджлар, йортлар төзи....

Чаллы халкының тормышын беләсең килсә, төзелеш мәйданнарындагы хәлне күзәт. Краннар хәрәкәттә икән, димәк, эш бара. Бетон, эремә төягән куәтле "Камаз"лар каядыр ашыга икән, димәк, яңа йортка нигез салганнар.

Элеккеге елларда төзү-монтаж эшләрен берән-сәрән оешмалар гына башкарса, хәзер - ирек. Кирпеч сала, балта тота белгән кеше бригадалар оештырып, коттеджлар, йортлар төзи. Әлбәттә, сыйфат мәсьәләсен дәүләт күзәтчелеге тикшереп тора. Җитмешенче һәм сиксәненче елларда республиканың төньяк-көнчыгыш районнарында сугару системалары корган тәҗрибәле инженер, Камаз төзелеше ударнигы Фариз Камалов та шәхси эшен ачып, бетон, эремә җитештерү белән шөгыльләнә башлый.

Кредитка техникасын сатып ала, үзе тирәсенә Фирдәвес Сафин, Артур Кадергулов, Флера Арысланова кебек сыналган танышларын чакыра. Шулай итеп, кечкенә генә коллектив Чаллы, Тукай районы төзүчеләренә сыйфатлы продукция озатып абруй казана. Төзү эшләренең күләме арту нәтиҗәсендә, аларга да яңа мөмкинлекләр ачыла: компьютерлар белән идарә ителә торган бетон заводы сатып алына. Ул эшли башлагач, эш күләме тагын да арта. Бүген әлеге объектта оператор булып эшләүче Ришат Хаялеев үзенең ярдәмчеләре Фәнис Шәрипов, Алмаз Әхмәтшин белән тәүлегенә дистәләгән кубометр "Төзелеш икмәге"н төрле җирләргә озата. Шоферлардан Илсур Шәрәфиев һәм башкалар аны үз вакытында заказчыларга алып барып җиткерә. Сыйфат мәсьәләсе дә игътибар үзәгендә. Лаборантка Регина Гыйльфанова продукцияне даими тикшереп, һәрчак киңәшләр биреп тора. Эремәне үзләре эшли һәм үз техникалары белән ташыйлар да.

Кечкенә генә коллективта бүген төзелештә дефицит саналган тимер-бетон эшләнмәләр җитештерә башлаганнар. Аның да файдасы күп, диләр егетләр.

Эремә, бетон ясаучылар, транспортчылар сафына төзүче-монтажчылар да өстәлгән.

- Соңгы елларда без Чаллы элеваторына реконструкция ясадык. Чаллы-Бройлер фабрикасында санпропускник, гараж, складлар салдык. Тукай районында "Примекс" - катнаш азык заводы төзедек, - ди "Химпромстрой" фирмасы җитәкчесе Ф.Камалов. Бүгенге көндә алар Актаныш элеваторында реконструкция эшләрен башкара, "Автрокрад" предприятиесендә производство корпусларын торгызуда хезмәт куялар.

- Үткән елда төзү-монтаж эшләре күләме 140 миллион сум булса, быел 200дән дә ким булмас, - ди Фариз Шаһиазданович.

Ул әлеге уңышларга ирешүдә монтажчылар бригадиры Айрат Ахунов, электр белән эретеп ябыштыручы (рәсемдә) Азат Нуретдинов, Илгиз Галимуллин кебек уңганнарның өлеше зур булуын әйтте. Биредә эшләүчеләр саны күп булмаса да, тырыш егетләр зур эшләр башкара. Кыскасы, булдыра ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев