Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Күңелләрдә яңа ел рухы

Ил­дә, дөнь­я­да сә­я­си-икъ­ти­са­дый вәз­гы­ять­нең нин­ди бу­лу­ы­на ка­ра­мас­тан, яңа ел бәй­рә­мен шә­һәр җи­тәк­че­лә­ре кү­ңел­ле һәм фай­да­лы итеп оеш­ты­рыр­га ­ты­ры­ша­лар. Шә­һәр­дә бе­рен­че чыр­шы Си­до­ров­ка бис­тә­сен­дә 11 де­кабрь­дә үк ачыл­ды. Ан­на­ры Җи­ңү пар­кын­да, Бо­ро­вецк буль­ва­рын­да чы­рыш ут­ла­рын ка­быз­ды. 23 де­кабрь­дә ЗЯБ бис­тә­сен­дә һәм "Азат­лык" мәй­да­нын­да эч­тә­лек­ле мә­дә­ни прог­рам­ма бе­лән, тан­та­на­лы төс­тә чыр­шы­лар ачы­ла....

Ил­дә, дөнь­я­да сә­я­си-икъ­ти­са­дый вәз­гы­ять­нең нин­ди бу­лу­ы­на ка­ра­мас­тан, яңа ел бәй­рә­мен шә­һәр җи­тәк­че­лә­ре кү­ңел­ле һәм фай­да­лы итеп оеш­ты­рыр­га

­ты­ры­ша­лар.

Шә­һәр­дә бе­рен­че чыр­шы Си­до­ров­ка бис­тә­сен­дә 11 де­кабрь­дә үк ачыл­ды. Ан­на­ры Җи­ңү пар­кын­да, Бо­ро­вецк буль­ва­рын­да чы­рыш ут­ла­рын ка­быз­ды. 23 де­кабрь­дә ЗЯБ бис­тә­сен­дә һәм "Азат­лык" мәй­да­нын­да эч­тә­лек­ле мә­дә­ни прог­рам­ма бе­лән, тан­та­на­лы төс­тә чыр­шы­лар ачы­ла. Урам­нар, прос­пект­лар, йорт­лар, уч­реж­де­ни­е­ләр төс­ле ут­лар­га кү­мел­де. Шу­лай итеп Чал­лы­га яңа ел ру­хы кер­де.

Сүз уңа­ен­нан, шә­һәр­не яңа ел­га би­зәү бу­ен­ча бы­ел да пред­при­я­тие һәм оеш­ма­лар ара­сын­да бәй­ге үт­кә­ре­лә. Бу хез­мәт кол­лек­тив­ла­рын көн­дәш­лек­кә рух­лан­ды­ра. Яңа ел­ны ае­ру­ча нә­ни шә­һәр­дәш­лә­ре­без за­ры­гып кө­тә. Алар өчен те­атр­лар, мә­дә­ни­ят са­рай­ла­ры яңа прог­рам­ма­лар әзер­ли. Бюд­жет оеш­ма­ла­рын­да эш­ләү­че­ләр­нең ба­ла­ла­ры­на бү­ләк­ләр дә бу­ла­чак. Мо­ның өчен шә­һәр каз­на­сын­нан 6 млн 547 мең 552 сум ак­ча бү­леп би­ре­лә. Мон­нан тыш, пред­при­я­тие һәм оеш­ма­лар да үз хез­мәт­кәр­лә­ре­нең ба­ла­ла­ры­на бү­ләк­ләр тап­шы­ра.

26 де­кабрь­дән баш­лап 8 гыйн­вар­га ка­дәр ба­ла­лар­ның кыш­кы ка­ни­ку­лы. Бу чор­да мәй­дан­нар­да, парк­лар­да, мә­дә­ни­ят һәм спорт уч­реж­де­ни­е­лә­рен­дә бер­сен­нән-бер­се ма­вык­тыр­гыч ча­ра­лар оеш­ты­ры­ла. Ки­ез итек ки­еп фут­бол уй­нау", "Ур­ман­да яңа ел чыр­шы­сы", "Шу­га­лак­та га­и­лә бе­лән" һәм баш­ка ча­ра­лар алар­ның кай­бер­лә­ре ге­нә.

"Яңа ел Чал­лы­сы - 2017" го­мум­шә­һәр бәй­рә­ме­нә игъ­ти­бар ае­ру­ча зур. Баш­ка ел­лар­дан аер­ма­лы бу­ла­рак, бы­ел яңа ел­ның төп ге­рой­ла­ры Дед Мо­роз бе­лән Сне­гу­роч­ка­дан тыш, та­тар Кыш ба­бае һәм Кар кы­зы да бу­ла­чак.

2016 ел су буй­ла­рын сак­лау ел иде. Аның кы­са­ла­рын­да ГЭС­та Яр буе Ту­кай ура­мы тө­зек­лән­де­рел­де, яңар­тыл­ды. Бы­ел би­ре­дә бе­рен­че тап­кыр яңа ел бәй­рә­ме уңа­ен­нан, чыр­шы ку­ел­ды.

31 де­кабрь­дә Си­до­ров­ка­да, "Азат­лык" мәй­да­нын­да, ЗЯБ­та яңа ел прог­рам­ма­ла­ры бу­ла.

Шә­һәр­нең төп чыр­шы­сы ур­наш­кан "Азат­лык" мәй­да­нын­да ар­тист­лар һәм иҗат кол­лек­тив­ла­ры чы­гы­шын­нан тыш, "Ты­пыр-шоу" бию һәм "Час­туш­ки-ве­се­луш­ки" фольк­лор бәй­ге­лә­ре­нең фи­на­лы бу­ла. Би­ре­гә ки­лү­че­ләр­не бик күп сюр­приз­лар кө­тә.

22 сә­гать­тә Чал­лы кү­ген бик ма­тур са­лют би­зи, ди­ләр бәй­рәм­не оеш­ты­ру­чы­лар. Кыс­ка­сы, Чал­лы­да Яңа ел­ны ма­тур һәм кү­ңел­ле итеп кар­шы алыр­га бар­лык мөм­кин­лек­ләр дә ту­ды­рыл­ган. Яңа ел иле­без­гә, рес­пуб­ли­ка­быз­га, шә­һә­ре­без­гә имин­лек, ты­ныч­лык, мул­лык алып кил­сен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев