Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Керим әле паркларга

Шәһәрдәшләребез эсселекне җиңелрәк кичерү өчен урамнарга, фонтаннар янына, паркларга чыгып китә.

Чаллыда җиде парк бар. Аларның берсе – Җиңү паркы. Биредә 2015-2016 елларда төзекләндерү эшләре башкарылган. 
Парк эче тулы халык. Аларның күбесе мондагы агачлар күләгәсендә әкрен генә йөри. Парк эчендә таганнар бар, аларда әбиләр дә, балалар да атынып утырлар. Гаиләләре белән йөрүчеләр дә байтак, кечкенә балалар белән дә киләләр. 
– Оныгым белән бирегә һәр көн киләм. Паркта агачлар күп, җиләс, рәхәт, һавасы да чиста, – ди пенсионер Гөлсинә Мостафина. – Өйдә бигрәк кызу, чыдар хәл юк. Эскәмияләр күп, әзрәк йөрибез дә утырып ял итәбез, туңдырма ашыйбыз. 
Бара торгач, бер төркем кешеләр күрдем. Мин аларны зарядка ясыйлар дип уйладым, якынрак барып таныштым. Бу шәһәребезнең “Көмеш” төркеме икән. 
– Төркемебез бер ел элек оешты, – ди бирегә йөрүче Надежда Лунина. – Без төрле биюләр өйрәнәбез, җәй көне паркта, саф һавада шөгыльләнәбез, кышын – мәктәп бинасында. Барлыгы 8-9 кеше, арабызда бер ир-ат та бар. Бер гаилә кебек инде без хәзер. Бергәләп ял итәбез, сәяхәткә чыгабыз, су буена барабыз.
Каршыма ике әби очрады. Алар таяклар белән баралар иде. “Монда рәхәт! Шушында гына утырасы, беркая да барасы килми, кояш та артык төшми, аны агачлар каплап тора.  Таяклар белән күптән йөрибез, бу сәламәтлек өчен бик файдалы. Паркта тыныч, чиста, матур итеп кошлар сайрый. Метр саен эскәмияләр куелган, рәхәтләнеп сөйләшеп утырабыз. Без бик канәгать”, - ди Фидания Гарифуллина белән Роза Исмәгыйлева. 
Диләрә Каюмова бу парк эченнән шифаханәгә йөри. 
– Мин җәяү йөрергә яратам, бу организм өчен бик файдалы, – ди ул. – Арыгач, агач күләгәсендәге эскәмиягә утырып ял итәм. Күп вакытны өйдә уздырам инде, урамга кич кенә чыгарга тырышам. Фатирым беренче катта урнашкан, шуңа күрә артык кызу түгел. Парк бик матур, чиста, аны яхшы карыйлар. 
ГЭС бистәсендәге ял паркы 1972 елдан эшли. Элек биредә бию мәйданчыгы, спорт корты, “Юность” җәйге кинотеатры эшләде. Соңрак парк территориясендә аттракционнар эшли башлады. Паркның күп өлешен ылыслы һәм яфраклы агачлар, җәяү йөрү юллары алып тора. Биредә ел саен бер миллионга якын кеше ял итә. 
2019-2020 елларда парк “Иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерү” программасы кысаларында тулысынча төзекләндерелде. Бүгенге көндә ул шәһәрдәшләребезнең иң яраткан ял итү урынына әйләнде. Монда матур асфальт юл салынган, күп итеп эскәмияләр, чүп савытлары, искиткеч матур лампалар куелган. 
– Эсседән интегәм дия алмыйм, мондый һава торышын яратам. Аякларым авырта, моңа кадәр таяклар белән йөри идем, ике атна инде аларсыз йөрим. Җәяү йөрү файдага китте, – ди Валентина Бубнова. – Бу паркны бик яратам. Табигать белән ялгыз кала торган бердәнбер урын бу.  Һава сулыйм, кошлар сайравын тыңлыйм, кешеләр белән дә аралашам. Бирегә күпләр рухи яктан да, физик яктан да ныгыр өчен дә киләләр.  
Ришат Хәйруллин паркка тиеннәр кирәк дип саный. Аның теләгенә Әсхәт Фәйзуллин да кушыла.
– Тиеннәр булса, күңеллерәк булыр иде, кешеләр аларны ашатып, карап торырлар иде, – ди алар. – Паркта көн саен икешәр-өчәр сәгать җәяү йөрибез. Биредә чиста, саф һава, бигрәк тә иртәнге якта. Парк бик чиста, төзек, кичен яктыртыла. 
Шәһәрдәшләребезнең куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен паркта видеокамералар тора. Алар ярдәмендә тәртип бозучылар ачыклана һәм җаваплылыкка тартыла.  
Бу паркларда шәһәрдәшләребез өчен барлык шартлар тудырылса,  Сидоровка бистәсендәге “Синең өчен” паркы турында алай дип әйтеп булмый. Анда 2015 елда төзекләндерү эшләре башкарылган. Бүгенге көндә аны танырлык түгел: эче тулы чүп,  тренажерлар ватык. Аларның кайберләре сәламәтлек өчен куркыныч тудыра. “Студентлар  бирегә физкультура дәресләрендә киләләр, алар төзек булмаган тренажерларда ничек шөгыльләнергә тиеш?”,- дип хафаланалар колледж укытучылары.
Парк эчендәге футбол кырында ясалма чирәм тишелеп беткән. Роман Сорокин футбол уйнарга ярата.
– Мин монда еш киләм, тик монда адым саен тишек, уйнарга бик җайсыз, егылып, имгәнергә мөмкин, – ди егет. – Шулай ук коймаларның да кайбер өлешләре юк, туп чыгып китә. Ә футбол капкаларын инде әйтеп тә торасы юк. Мондый капкалар беркайда да юк бит инде. Сеткасы бөтенләй ертылып беткән аның.
Бу парк шәһәр яшелләндерү предприятиесе карамагында. Алар аның чисталыгы һәм җиһазларның торышы өчен җавап бирәләр. 
Директор Азамат Вилданов әйтүенчә, тренажерлар тиздән ремонтланачак, кирәкле детальләргә заказ бирелгән.  “Футбол кыры спорт идарәсе карамагында”, – дип җавап бирде ул. Чүп-чарның күплегенә шәһәрдәшләребез үзләре гаепле. Аны чүп савытына салу авыр түгел. Хайваннар да үз артларыннан җыештыралар, без бит акыллырак... Үз артыбыздан җыештырып йөрергә өйрәник әле, кадерле шәһәрдәшләр!

Зөһрә Вәлитова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация