Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Халык санын исәпкә алу башлана

Бүгеннән башлап 14 ноябрьгә кадәр Чаллыда халык санын исәпкә алу узачак. Шәһәр статистика бүлеге башлыгы Альбина Гедминас сүзләренә караганда, чара 2002 елның 25 январендәге 8-ФЗ номерлы «Бөтенроссия халык санын алу турында» Федераль законы нигезендә үткәрелә.

– Әлеге закон нигезендә җанисәп 10 елга бер тапкыр үткәрелергә тиеш. Соңгысы 2010 елда узды. Хәзер «Җанисәп – 2020» үтә. Былтыргы пандемия аркасында ул бер елга соңарды. Узган җанисәп нәтиҗәләре күрсәткәнчә, безнең шәһәрдә 513 мең кеше яши.  Бу сан артканмы, кимегәнме – монысын инде якын киләчәктә белербез. Исәпкә алу барышында шәһәргә укырга килгән студентларны да, чит ил гражданнарын да санаячаклар», – диде ул. 
Контролерлар инде 29 сентябрьдән эшли башлады. Алар адреслы хуҗалыкларны тикшерү белән шөгыльләнәләр. Аннары имин булмаган фатирларны, ягъни потенциаль куркыныч кешеләр яши торган фатирларны барлаячаклар.  Әлеге адреслар буенча халык санын алучылар участок полиция хезмәткәре белән барачак. Җанисәп алуда барлыгы 1297 кеше җәлеп ителгән, шуларның 161 – контролер, 964 – халык санын алучылар. Әлеге эшкә тәүге тапкыр волонтерлар да җәлеп ителәчәк. Шәһәр буенча инде 68 кеше халык санын алуда катнашырга теләк белдергән.
Тагын бер яңалык - быел җанисәп беренче тапкыр цифрлы форматта да үтәчәк. Ягъни, Дәүләт хезмәтләре порталы аша онлайн рәвештә генә сорауларга җавап биреп булачак. Һәркемгә уникаль код биреләчәк, бары шул вакытта гына җанисәп узган дип санала. Мондый мөмкинлектән 15 октябрьдән 8 ноябрьгә кадәр файдаланып була. 
Моннан тыш, җанисәпнең гадәти формалары да үз көчендә кала. Ягъни, исәпкә алучылар 18 октябрьдән 14 ноябрьгә кадәр өйдән-өйгә кереп сораштыру үткәрәчәк.
Шулай ук стационар исәпкә алу участокларына һәм күпфункцияле үзәкләргә килеп тә җанисәп сорауларына җавап бирергә мөмкин булачак. Биредә халыкны 15 октябрьдән 14 ноябрьгә кадәр көтеп калалар.  
Әгәр фатирларда авыручылар булса, аларга исәпкә алучылар кермәячәкләр. Мондый кешеләр үзләре стационар исәпкә алу участокларына килеп яисә интернет аша җанисәпне узалар.
Шәһәрдә барлыгы 42 участок эшләячәк, аларның адреслары һәм телефоннары турында мәгълүмат шәһәрнең рәсми сайтында урнаштырылачак. 
Җанисәп алу вакытында өч форма тутырырга, барлыгы 33 сорауга җавап бирергә кирәк булачак. 
Исәпкә алучылар көн саен кичке 21.00 сәгатькә кадәр, ял һәм бәйрәм көннәрендә дә эшләячәк. Әгәр дә исәпкә алучы килгәндә өйдә кеше булмаса, ул үзенең килүе турында язылган, шулай ук стационар участокның адресы һәм телефоннары күрсәтелгән кәгазь калдырып китәчәк.  


Исәпкә алучының үзе белән Росстат җитәкчесе имзалаган исемле таныклыгы булырга тиеш, ул паспорт белән бергә күрсәтелгәндә рәсми көчкә ия. Шулай ук исәпкә алучы җанисәп символикасы төшерелгән махсус киемнәрдән — яктырту элементлары булган зәңгәр шарф, зәңгәр жилеттан йөриячәк. 
Шулай ук исәпкә алучының кулында планшет-компьютер, «Росстат» дип язылган зәңгәр сумка, маршрут бите һәм аның участогының схематик планы да булачак.   
«Җанисәп нәтиҗәләре 2021 елның ахырына билгеле булыр дип фаразлыйбыз», – диде Альбина Наилевна.
Әлеге илкүләм чара халык санын, аның демографик, икътисадый һәм социаль хәлен ачыкларга ярдәм итәчәк. Илдә халык яши торган күпкатлы йортларның торышын, кешеләрнең яшәү урыннары булган өй һәм фатир мәйданының халык саннарын алу аралыгында ничек үзгәргәнен күрү мөмкинлеге бирәчәк. Мәсәлән, 2010 елгы җанисәп аерым фатирда яшәүче өч кешелек гаиләдә җан башына уртача 17 квадрат метр (аерым йортта – 21 квадрат метр, коммуналкада – 10 квадрат метр) мәйдан туры килгәнен, ә ил буенча бер бүлмәдә 1,2 кеше торганын күрсәткән. Шулай ук җанисәп яңа йортлар, социаль объектлар, коммуникацияләр төзелешен планлаштыру өчен дә кирәк.
Әлеге чараның Россиядәге аз санлы җирле халыкларның кабатланмас мәдәниятен, традицияләрен, телләрен саклау һәм үстерү өчен дә әһәмияте зур булыр. Г.Плеханов исемендәге университетның фәнни хезмәткәре Елена Егорова фикеренчә, бу өлкәдә нәтиҗәгә ирешү өчен төгәл саннар, төгәл мәгълүмат кирәк, чөнки «2010 елгы җанисәп инде реаль чынбарлыкны чагылдырмый». Җанисәп нәтиҗәләре Россиядәге халыкларның этнокультурасын үстерү һәм телләр төрлелеген саклауда ярдәм итү программасы өчен төп ориентир да булачак.

Зөһрә Вәлитова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация

2
X